27 июльдә Казанга Россия Федерациясе сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабов килде. "Казан" халыкара аэропортында кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев каршы алды.

РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы башлыгын шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин каршылады.
Михаил Зурабов бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә перинаталь үзәк төзелеше белән танышачак. Бу - "Сәламәтлек" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында федераль бюджет акчаларына төзелүче 15 заманча медицина үзәгенең берсе. Моннан тыш, федераль министр Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсендә булачак, ә аннары Төбәкара клиник-диагностик үзәгенең хирургия корпусын ачуда катнашыр дип көтелә. Соңрак Казан Кремлендә Минтимер Шәймиев белән Михаил Зурабов сәламәтлек саклау өлкәсендә мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышачак.