Татарстан Президенты РФдә Швеция Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе белән очрашты

2006 елның 19 мае, җомга
18 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендәге рәсми резиденциясендә Россия Федерациясендә Швеция Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Юхан Муландерны кабул итте.

Очрашу Казанда 15 майда башланган Швеция көннәре кысаларында узды. Швеция Хөкүмәте инициативасы буенча Россиянең кайбер шәһәрләрендә 2006 елның мартыннан июнь аена кадәр тормышка ашырыла торган “Хәзерге Швеция” («Sweden Upgrade») тәкъдир итү проектының максаты – россиялеләрне әлеге илнең икътисад, мәдәният, фән, мәгариф һәм туризм өлкәсе белән таныштыру, Швеция һәм Россия компанияләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International