Бельгия Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илчесе Винсент Мертенс де Вильмарс белән ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгында очрашу узды

2006 елның 6 мае, шимбә
5 май көнне Казанга Бельгия Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илчесе Винсент Мертенс де Вильмарс килде. Аның белән ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгында очрашу узды. Очрашуда ТР сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрының беренче урынбасары Линар Латыйпов һәм төрле оешма вәкилләре катнашты.

Илчененең Татарстанга сәфәренең максаты – июнь азагына билгеләнгән Бельгия Корольлеге Принцы Филиппның Татарстанга килүенә әзерлек.

Очрашуда Линар Латыпов Винсент Мертенс де Вильмарсны Татарстандагы икътисад белән таныштырды. Илчегә республиканың иң өре тармак һәм предприятиеләре хакында сөйләнде.

2005 елны Бельгия Татарстанның партнер-илләре арасында 16нчы урынга чыккан. Тышкы икътисадый әйләнеш - 147, 4 миллион долларны тәшкил итә. Экспорт - 141,9 миллион доллар булса, импорт – 5,5 миллион долларга исәпләнә.

Татарстаннан Бельгиягә синтетик каучук, сабын, майлау материаллары, агач әйберләре, кыйммәтле булмаган металлар җибәрелсә, безгә алардан химия продуктлары, пластмасслар, трамвайлар, электрик һәм механик җиһазлар керә.

Очрашу барышында шулай ук республикадагы 600 компаниянең чит ил инвесторлары белән эшләве, әмма алар арасында Бельгия капиталы булмавы ассызыкланды. Бельгия илчесе Принц Филлипның килүе икътисадый элемтәләрне тагын да ныгытуга ярдәм итәчәген белдерде. Чөнки шул вакытта Бельгия эшмәкәрләренең дә килүе фаразлана.

Очрашуда катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов Принцның визиты барышында Бельгия галимнәре дә килсен иде дигән теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International