Сириядә Татарстан Президенты хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды

2006 елның 31 марты, җомга
31 мартта Татарстан Президенты Сирия Гарәп Республикасына визиты кысаларында Дамасктан 20 километр ераклыкта урнашкан “КАМАЗ” сервис үзәгендә булды.

Республика башлыгын Сирия Гарәп Республикасының дәүләт министры Бәшәр Шаар, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов озатып йөрде.

Сервис үзәгенә керүгә Татарстан делегациясен тынлы оркестр каршы алды. Минтимер Шәймиев белән Бәшәр Шаар берешәр чынаяк чәй эчеп, аларны “бәхеткә” дип бәреп ваттылар. Очрашуның тантаналы өлеше кунаклар өчен сириялеләрнең милли киемнәрен кигән ирләр башкаруында кылычлы бию белән тәмамланды. Минтимер Шәймиев визиты хөрмәтенә сервис үзәгендә гранит такта ачылды, анда республика башлыгы исеме һәм бүгенге дата язылган.

Минтимер Шәймиев сервис үзәге хезмәткәрләреннән эш шартлары һәм хезмәт хаклары турында җентекләп сораштырды. Үзәктә татарстанлылар күп. Минтимер Шәймиевнең машиналар сыйфаты турындагы соравына, бер сирияле йөртүче таулы җирлектә Татарстан йөк машиналарының алыштыргысыз булуын әйтте, ә иң мөһиме – алардан файдалану һәм ремонтлау җайлы. Сервис үзәгендә ремонт остаханәләреннән тыш, уку сыйныфы һәм ашханә бар.

Татарстан Президенты сервис үзәге хезмәткәрләренә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. “Кадерле сирияле дусларыбыз! Без сезнең күркәм җирегездә өченче көн инде кунакта. Безне бик җылы каршы алдылар, чөнки арабызда уртаклыклар бик күп, - диде ул. – Сирия Гарәп Республикасы Президенты һәм Хөкүмәт җитәкчесе белән очрашу вакытында киләчәктәге хезмәттәшлегебез мәсьәләләрендә тулы аңлашуга ирештек.” Минтимер Шәймиев шулай ук кичә Сирия җирендә “КАМАЗ”лар җыю буенча производство төзү турында килешү булганын искәртте. “Без 2007 елның икенче яртысында елына 1000 “КАМАЗ” машинасы җыела торган төзү турында килештек. Кичә Сирия Премьер-министры Мөхәммәд Наҗи Отри шулай ук “КАМАЗ” шассиларында автобуслар җыюны оештыру турында сорады. Бу проект та уңышлы булырга мөмкин.”

Республика башлыгы сервис үзәгенә һәрьяклы ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте һәм аның хезмәткәрләренә уңышлар теләде. Очрашу ахырында Татарстан кунакларына кулдан ясалган кылычлар бүләк иттеләр. Минтимер Шәймиев аларны Татарстанның Милли музеена тапшырырга вәгъдә итте.

Шуннан соң Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге делегация Дамасктагы “Татнефть” вәкиллегендә булды. Алар компаниянең Сирия территориясендә алып барган геологик-разведка эшләре картасы белән танышты. Шунысын әйтергә кирәк: бу территориядә нефть бик әйбәт дип бәяләнә. 3 елда әлеге проектның чыгымнары тулысынча кайтарылачак. Сәнәгать компаниясе төзелеп, аның 50 проценты Сирия ягыныкы булачак, 50 проценты – Татарстанныкы. Нефть запаслары 3-6 миллион тонна күләмендә фаразлана. Проектның дәвамлы рентабельлеге 90 процент тирәсе тәшкил итә. Тиздән разведка ясалган скважиналарны бораулый башлау ниятләнә.

Очрашу барышында “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәүтдинов кичәге рәсми очрашулар вакытында нефть бораулауда яңа технологияләрдән файдалану теләге белдерелүен искәртеп үтте. Сирия нефть компаниясе башлыгы, үз чиратында, хезмәттәшлек файдалы булыр һәм күп елларга сузылыр дигән ышаныч белдерде. “Нефть өлкәсендә белгеч буларак мин “Татнефть”нең зур мөмкинлекләре турында беләм”, - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International