Пасха бәйрәме белән!

2006 елның 21 апреле, җомга
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне тормыш тантанасын һәм яшәү шатлыгын гәүдәләндерүче нурлы Пасха бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Православие динен тотучылар үзләренең киләчәккә булган якты өметләрен Христосның кабат кайтуы белән бәйлиләр. Чын гуманизм һәм югары әхлак кебек мәңгелек төшенчәләрне гәүдәләндереп, нәкъ менә Пасха кешегә рухи ныклык өсти, аны шәфкатьлелеккә өнди, яхшылыкның һичшиксез җиңеп чыгачагына өмет һәм ышаныч бирә. Бу көнне Иоанн Златоустның: Иисус үлеп терелүгә үк тормыш яңадан башланды, дигән сүзләре аеруча тирән мәгънә белән тулылана һәм бу сүзләр кеше җанында яшәп килүче иманның какшамас көч булуын раслыйлар.

Дин тотучылар күңелендә изге хисләр уятучы бу олы һәм тантаналы бәйрәм әхлакый бурычыбызга турылык сакларга, миһербанлы булырга, олы максатлар белән яшәргә өнди. Пасханың асылын тәшкил итүче гомумкешелек кыйммәтләре, башка традицион диннәрнең әхлакый кануннары белән беррәттән, сөекле Татарстаныбызда дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга, җәмгыятебездә иминлек һәм татулык саклауга хезмәт итә. Без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Бу олы бәйрәм рухы йортларыгызга бәхет һәм бәрәкәт китерсен, мәхәббәт һәм матурлык өстәсен! Сезгә тынычлык һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы
Президенты М.Ш.Шәймиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International