Минтимер Шәймиев һәм Илсур Метшин “Россиядә күчемсез милеккә инвестицияләр: төбәкләр күтәрелеше” конференциясендә катнашты

2006 елның 15 марты, чәршәмбе
15 мартта Каннада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илсур Метшин “Россиядә күчемсез милеккә инвестицияләр: төбәкләр күтәрелеше” конференциясендә катнашты.

Конференция Фестивальләр һәм конгресслар залында "MIPIM-2006" Халыкара коммерцияле күчемсез милек күргәзмә-ярминкәсе кысаларында узды. Конференцияне Россиянең “Ведомости” газетасы оештырды. Конференциядә РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф, Түбән Новгород губернаторы Валерий Шанцев, Калининград өлкәсе губернаторы Георгий Боос, Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов, Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев катнашты.

Конференцияне алып барган газетаның баш мөхәррире Татьяна Лысова конференциянең темасын Россия шәһәрләре үсеше өчен инвестицияләр җәлеп итүгә бизнес һәм дәүләт партнерлыгы буларак билгеләде.

Конференциянең беренче өлешендә Герман Греф чыгыш ясады, соңыннан ул инвесторлар, банк, халыкара девелоперлык компанияләре вәкилләре сорауларына җавап бирде. Герман Греф үз чыгышында Россиянең инвстицияләр җәлеп итүдә, башка илләр белән чагыштырганда, көндәшлелек өстенлекләренә тукталды, шулай ук инвесторларга Россия базарына кереп китәргә комачаулый торган киртәләрне дә атап узды.

Өстенлекләр арасында ул беренче чиратта 140 миллион кулланучыны үз эченә ала торган базар күләмен билгеләде, өстәвенә, Россия халкы керемнәре тотрыклы үсә, уртача алганда елына 10-12 процентка арта бара. Россия эшче көчләрнең бәясе түбән булганда производствоның югары сыйфатын тәэмин итә ала. Өстәвенә, Россиянең фәнни потенциалы бөтен дөньяга билгеле. Герман Греф фикеренчә, аның икътисад масштабы буенча Ауропада лидер булырга бөтен нигезләре бар. Инвесторларны туктатучы сәбәпләрнең берсе итеп ул административ киртәләрне атады. “Бу нәкъ менә төбәк хакимиятләре кызыксынуыннан башка чишеп булмый торган мәсьәлә”, - дип ассызыклады министр.

Конференциянең икенче өлеше Россиядә инвестицияләр өчен аеруча җәлеп итүчән төбәкләргә багышланды. Төбәк лидерлары арасында беренче булып Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. Президент Россия төбәкләре бүгенге көндә икътисади үсешнең төрле баскычларында тора, дип билгеләп узды. Аның фикеренчә, төбәк җитәкчеләре инвесторлар белән эшләрне җайлаганда, беренче чиратта төбәк өчен мөһим булган нәрсәләрне истә тотарга, социаль проблемаларны һәм стратегик бурычларны чишәргә омтылырга тиеш.

Татарстан турында сөйләгәндә, Минтимер Шәймиев республика, әгәр дә проектлар тормышка ашардай булса, инвесторларга ташламалар ясап ярдәм итәргә әзер, дип ассызыклады. “Татарстан – донор-республика”, - диде ул. Республика башлыгы соңгы елларда Татарстанның акчага мохтаҗлыгы юк, дип билгеләп узды. Ул Татарстанны кредиты җитә торган төбәк, дип атады. Әмма Минтимер Шәймиев “без чит ил инвесторлары белән кызыксынабыз, безгә яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгар өчен сыйфатлы хезмәтләр һәм технологияләр җәлеп итәргә кирәк”, - дип ассызыклады.

ТР Президенты искә төшереп узганча, 2005 елда республика тарафыннан салынган төп капиталга чит ил инвесторлары бары 1 миллиард доллар тәшкил иткән. Соңгы елларда республикага «ИКЕА», «Мэтро Кэш энд Керри», «Рамстор» кебек эре инвесторлар килде, бүген алар Татарстанда яңа кибетләр ачалар, ә бу үз чиратында инвесторларда ышаныч барлыкка килүне аңлата, дип билгеләп узды ТР Президенты.

Ул шулай ук республиканың икътисади үсеше стратегияләренә дә тукталып узды. Аерым алганда, Минтимер Шәймиев республикада нефть табу 30 миллион тонна дәрәҗәсендә тора, диде. Шул ук вакытта республика, уртача Россия күрсәткечләрен узып, тулаем продукт арттыруны дәвам итә. Ул өстәмә бәя республикада калуга омтылырга кирәк, дип ассызыклады. Бу уңыш формуласы булып тора. Республика башлыгы шулай ук форумны оештыручылар белән киләсе елда Татарстан "MIPIM-2006" Халыкара күргәзмә-ярминкәсендә киң тәкъдим ителү турында килешүгә ирешелгән. Краснодар крае губернаторы чыгыш ясаганда, масштаблы инвестиция проектларын тормышка ашырганда Краснодар крае Татарстан тәҗрибәсен кулланды, дип билгеләп узды. Аерым алганда, Александр Ткачев ТР Президентының инвесторлар өчен уңайлы шартлар булдыруны, инфраструктураны Россия шәһәрләре үзәгеннән тузган торакны бетерүдән башларга кирәк дигән фикере белән тулысынча килешә. Апрель аенда Краснодар краенда инде Татарстанда тормышка ашырылган тузган торакны бетерү программасы үз көченә керәчәк.

Конференция ахырында “Ведомости” газетасы сорауларына җавап биреп, Илсур Метшин дөньяның эре компанияләре Казанда республикада инвесторлар өчен барлык өлкәләрдә уңайлы шартлар булу сәбәпле уңышлы эшли, дип ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, республика башкаласында инвесторлар эше өчен төп шарт – халыкның югары табышы бар. “Без инвесторлар белән сорау булудан чыгып эш оештырачакбыз”, - дип билгеләп узды ул.

Бүген ТР Президенты икътисадның төрле тармакларында югары технологияләр эшләү һәм урнаштыру буенча махсуслашкан «София-Антиполис»фәнни үзәгендә булачак. «София-Антиполис» фәнни технопаркын төзү 1969 елда Пьер Лаффитт тарафыннан тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта «София-Антиполис» фәнни-технологик үзәгендә 1280 предприятие теркәлгән. Аларда 60 милләттән булган 26,6 мең кеше эшли.

Технопаркта тармак буенча бүленүләр түбәндәгечә: «София-Антиполис» фәнни технопаркы предприятиеләренең 23 процентын коммуникация һәм мәгълүмати технологияләр һәм 43 проценты эшләүче, 4 проценты – сәламәтлек саклау һәм химия һәм 9 процент эшләүче, фәнни тикшеренүләр һәм югары белем бирү – 5 һәм 12 процент, хезмәтләр һәм производство – 50 һәм 30 процент тәшкил итә. Башка предприятие һәм фирмалар әйләнә тирә мохитны саклау, дистрибуция һәм сәүдә өлкәсендә эшли. Чит ил капиталы булган предприятиеләр 12 процент, аларда технопаркның гомум хезмәт ресурсларының 28 проценты эшли.

Технопаркның гомум мәйданы 4800 гектар тәшкил итә һәм 5 коммуна - Антиба, Биу, Мужен, Вальбонн һәм Валлори территорияләрендә урнаша. Эш мәйданы 2300 гектар тәшкил итә. Шул ук вакытта төп территориянең өчтән икесе - яшел зона.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International