Сергей Иванов "КАМАЗ"да йөрүдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты

2006 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

"КАМАЗ-Мастер" командасы директоры Семен Якубов һәм пилот Владимир Чагин бүген Чаллыда эш сәфәрендә булган Россия оборона министры Сергей Ивановка йөк машинасын сынап карарга тәкъдим итте. РФ Оборона министрлыгы башлыгы өч күчәрле "КАМАЗ-5350" армия машинасы руле артына утырып, берничә чакрым үтте.

Машинада йөреп килү министрда яхшы тәэсирләр калдырды. Аның сүзләренә караганда, беркайчан да йөк машинасын йөрткәне булмаган. Соңгы тапкыр ул руль артына 5 ел элек утырган. "Иң мөһиме - миңа зур гамәли әзерлеге булмаган солдат яки кече офицерның бу машина руле артына ничек утыруын аңлау иде, - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Сергей Иванов. - "КАМАЗ" белән идарә итүе җайлы, аның руле җиңел". Аның сүзләренчә, "КАМАЗ-5350" - "предприятиедән меңнәрчә санда сатып алына торган гадәти армия йөк машинасы". Завод эшчеләренә сыйфатлы продуктлары өчен рәхмәтен белдереп, Сергей Иванов дөньяда күп кенә армияләрнең әлеге машиналарны үзләренә очраклы гына алмавын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International