Татарстан Президенты французлар технопаркы белән таныша

2006 елның 15 марты, чәршәмбе
15 март Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “София-Антиполис” фәнни-технологик паркында булачак.

4800 гектар мәйданлы технопарк Ницца белән Канна арасындагы Вальбон районы яссы таулыгында урнашкан. Технопаркның эшче мәйданы – 2300 гектар. Аның территориясендә беренче француз предприятиесе 1974 елда теркәлгән. Хәзерге вакытта “София-Антиполис” фәнни-технологик паркында 1280нән артык предприятие теркәлгән, аларда 60тан артык милләттәге 26,6 меңнән артык кеше хезмәт куя.

Технопаркта берничә тармак тәкъдим ителгән. Шулар арасында коммуникация һәм мәгълүмат технологияләре (23 процент), сәламәтлек саклау, химия, фәнни тикшеренүләр, хезмәтләр, сәүдә бар. Чит ил капиталы булган предприятиеләр 12 процент тәшкил итә. Аларда технопаркта эшләүчеләрнең 28 проценты хезмәт куя. Технопаркның үсеше өчтән бер өлешкә чит ил капиталы булган предприятиеләр хисабына башкарыла.

Хәзерге вакытта Зәңгәр диңгез ярында югары технологияләр өлкәсендәге әйләнеш туризм өлкәсенә караганда да артыграк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International