Тикшерүче органнар хезмәттәшлеге һәм средстволарны тоту өстеннән контроль нәтиҗәле эшкәртелгән булырга тиеш, дип саный Минтимер Шәймиев

2005 елның 10 октябре, дүшәмбе
8 октябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән РФ Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин очрашу вакытында 2001-2006 елларга республиканың социаль-икътисади үсеш Федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру, җирле үзидарә турындагы федераль закон үз көченә кергәч, муниципаль берләшмәләрнең мониторингы, шулай ук ТР Хисап палатасы эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, федераль контроль-хисап органы шактый нәтиҗәле эшли. “Без республиканың Хисап палатасын конституцион дәүләт органы буларак төзедек. Бу безгә мәҗбүри тагу очрагы түгел, киресенчә, без үзебез федераль хакимият органы белән хезмәттәшлек тәкъдим итәбез һәм шундый теләк белдерәбез, - диде Татарстан Президенты, ике контроль органының уртак эшчәнлегенең башлангыч йомгакларын чыгарып. – Эшчәнлек төре гәүдәләнә, ул төзелгән, бүген без алга таба ничек эш йөртәчәгебезне билгеләдек”.

Россия Хисап палатасы рәисенең Казанга ике көнлек эшлекле сәфәре барышында тикшерелгән төп мәсьәләләрнең берсе дип, Сергей Степашин җирле үзидарә турыдагы федераль закон гамәлгә кергәч, федераль контроль-тикшерү органы һәм төбәк аудитор хезмәтләренең уртак эшен атады. “Өч еллык күчеш чоры дөрес билгеләнүгә карамастан, федерациянең барлык субъектлары да моңа әзер түгел. Шулай да күп кенә төбәкләр, шул исәптән Татарстан үз эшен киләсе елның гыйнварыннан башлый. Әлеге мәсьәләнең бәясе – илнең берләштерелгән бюджетының 40 проценты, ягъни урыннарга биреләчәк акчалар дигән сүз, - дип аңлатты проблеманы асылын Сергей Степашин. – Без берничә дистә мең өр-яңа муниципаль берләшмә төзибез. Алар белән кем идарә итәчәге бик мөһим, чөнки бу илебез халкының күпчеленә – укытучыларга, пенсионерларга, табибларга кагыла”.

Россия Хисап палатасы башлыгы сүзләренчә, ташламаларны акчага алыштыру турындагы закон гамәлгә кергәч барлыкка килгән проблемалардан котылу бик мөһим. “Казанда без конкрет уртак эш турында килештек. Татарстан Россиянең беренче 14 субъекты белән бергә илдә төзелеп килүче финанс контроле мәсьәләләре буенча беренче мәгълүмат системасына керәчәк. Һәр ярты еллык дәвамында без төбәкләрнең Хисап палаталары белән берлектә муниципаль берләшмәләрнең мониторингын алып барачакбыз, һәр тиен контрольдә булырга тиеш”, - дип ассызыклады ул. Татарстан Президенты, үз чиратында, тикшерүче органнар хезмәттәшлеге һәм средстволарны тоту өстеннән контроль нәтиҗәле эшкәртелгән булырга тиеш, дип саный. “Күчеш процесслары артыннан өлгереп барырга кирәк – шул чагында төгәлсезлекләр дә кимрәк булачак. Кешеләр кайчагында белмәүләре сәбәпле гаепле була”, - дип билгеләп үтте ул.

2001-2006 елларга республиканың социаль-икътисади үсеш Федераль максатчан программасы турында сөйләгәндә, Сергей Степашин республика 250 миллиард сум үзләштергән һәм 80 инвестиция проектын гамәлгә ашырган, дип билгеләп үтте, өстәвенә, бюджет акчалары гына түгел, бюджеттан тыш средстволар – эчке һәм чит ил инвестицияләре кулланылган. “Казанның 1000 еллыгына әзерләнү, минем карашка, Советлар Союзы таркалганнан соң, федераль максатчан программаны иң уңышлы гамәлгә ашыру, - дип уртаклашты фикерен илнең баш аудиторы. – Мондый башка чаралардан аерма бар, шул исәптән минем туган Петербург шәһәрендә узганыннан да. Шәһәрдә тәртип урнаштырылу белән беррәттән – чыннан да, борынгы Казанның архитектура сәнгатенең югары бәягә лаек күркәм әсәрләрен күрдек – катлаулы тузган торак мәсьәләсе дә хәл ителгән. Бүген Казан җитди федераль программаларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген күрсәтте, дип саныйм”. Сергей Степашин фикеренчә, Татарстан башкаласы тәҗрибәсе - артык инвестицияләр инфляциягә китерергә мөмкин һәм Россиядә эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру механизмнар юк дип санаучы күп кенә тәнкыйтьчеләргә җавап. “Алар бар – моның Казанда ничек эшләнгәнен килеп карагыз”, - дип ассызыклады ул.

Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә бюджет акчаларын тоту буенча РФ Хисап палатасының тикшерү йомгакларын чыгару турында сөйләгәндә, Россия Хисап палатасы башлыгы киләсе ел башында Татарстанга инспекторлар киләчәген һәм урыннарда алдан алынган документларны тикшерәчәген билгеләп үтте. Нәтиҗәлә игълан ителәчәк, дип ышандырды ул. Минтимер Шәймиев фикеренчә, акчаларны максатчан тоту – республика мәнфәгатьләрендә. “Киләчәктә ниндидер төгәлсезлекләр һәм җитешсезлекләр ачыкланса, алар эш башларга сәбәп булачак. Тормыш аның белән генә бетми – безнең үзебезнең программалар бар. Бюджет акчалары рациональ һәм нәтиҗәле кулланылсын өчен эшкәртелгән методика буенча эшләвебезне дәвам итәчәкбез”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Йомгаклап, Сергей Степашин Татарстан Хисап палатасы эшчәнлеге белән тирән канәгатьләнү кичерүе турында белдерде. Ул аны “иң нәтиҗәле эшләүче орган” һәм “илдә финанс контроленең аеруча бәйсез коралы” дип атады. Аның фикеренчә, мондый хәл вәкаләтләрне күп булуы һәм органны финанслау республика парламент тарафыннан башкарылуы белән аңлатыла, бу исә үз бюджетын Финанслар министрлыгы алдында якларга кирәк түгел дигән сүз. “Әлеге мисал бөтен Россия өчен кызыклы булыр”, - дип ассызыклады РФ Хисап палатасы Рәисе. Ул Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнү хөрмәте өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда шулай ук РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Олег Морозов, ТР Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International