ТР Президенты исеменә “Дөнья тәҗрибәсе һәм Россия икътисады” халыкара форумы оештыру комитеты рәистәше Артур Чилингаровтан хат килде

2006 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә “Дөнья тәҗрибәсе һәм Россия икътисады” халыкара форумы оештыру комитеты рәистәше, РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Артур Чилингаровтан хат килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.

Форумның оештыру комитеты йөкләмәсе буенча, Артур Чилингаров хәбәр иткәнчә, ел саен форум чаралары кысаларында “Россиянең иң яхшы хисапчысы” конкурсы үткәрелә, аның чираттагы финалы 2005 елның ноябрендә Мәскәүдә узды. Эксперт советы карары нигезендә, 2005 елда җиңүче исеме “Чаллы картон-кәгазь комбинаты” ЯАҖ баш хисапчысы О.Нохринага, “Урат Идел транснефтепродукт” ААҖ баш хисапчысы А.Архиповага (Казан), “Татнефтепром” ААҖ баш хисапчысы Г.Мөхәммәдиевага (Әлмәт), “Татнефтепром” ААҖ генераль директоры Р.Зариповка (Әлмәт) бирелде.

“Алар югары профессиональлек, компетентлык һәм бухгалтер исәбе һәм салым салуны реформалауның гомуми һәм перспективалы проблемаларын яхшы аңлауны күрсәтте”, - диелә хатта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International