Минтимер Шәймиев һәм Виктор Янукович Татарстан-Украина хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алышты

2006 елның 11 августы, җомга

11 августта Кырымда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Украина Премьер-министры Виктор Янукович белән очрашты.

Әңгәмә барышында Татарстан белән Украина арасында нефть химиясе өлкәсендә, автомобиль һәм авиация төзелеше өлкәсендә икътисади багланышларны үстерү мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, сүз Кременчуг нефть эшкәртү заводын модернизацияләү өчен инвестицияләр җәлеп итү, нефть җибәрү, нефть продуктларына бәяләр сәясәте, шулай ук Украинада "КАМАЗ"лар җыю цехы оештыру перспективалары турында барды.

"Безнең Украина белән хезмәттәшлек итүдә зур тәҗрибәбез бар. Бүген без тагын да зуррак бурычлар куярга әзер", - дип билгеләп үтте ТР Президенты Минтимер Шәймиев очрашу тәмамлануга.

Очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов һәм "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International