Минтимер Шәймиев ТИСБИ Идарә академиясенең яңа уку корпусын ачу тантанасында катнашты

2005 елның 30 ноябре, чәршәмбе
“Уңышка юлны гомер озынлыгы кадәр итмәскә кирәк, бүген күзәтелгән вакыйгаларның иге-чиге юк, ә сез алардан алдарак булырга тиеш”, - дип теләде бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТИСБИ Идарә академиясе студентларына уку йортының яңа уку корпусын ачу тантанасында.

Татарстанның дәүләтнеке булмаган беренче аккредитацияләнгән югары уку йорты – “Татар бизнеска теләктәшлек итү институты” 1992 елда оештырылган булган. Әлеге уку йортын гамәлгә куючылар – “Татфондбанк” һәм ТР Фәннәр академиясе.

Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев уку йортының Мөштәри урамындагы яңа биш катлы бинасын ачуда катнашты. Уку корпусы академиянең шәхси акчасына һәм заем акчасына төзелгән. Төзелешнең гомуми бәясе 32 миллион сум тәшкил итә. 5000 квадрат метрда уку аудиторияләре, 320 урынлы актлар залы, студентлар өчен ял итү зонасы, икътисад һәм юридик факультетлар деканатлары, уку йорты җитәкчелеге бүлмәләре урнашкан. Бина видеокүзәтү һәм контроль системасы белән җиһазланган. Яңа уку корпусы Маяковский урамындагы ТИСБИнең беренче бинасы белән тоташтырылган.

Республика башлыгы академия укытучылары һәм студентларын яңа бинада сәламләп, 90 елларда Казанның фәнни һәм уку үзәгенең зур потенциалын кулланып, ТИСБИда искиткеч педагоглар составын төзи алган кеше – алыштыргысыз ректор Нэлла Прусс пәйда булуын билгеләп үтте. Президент сүзләренчә, ул яңа шартларда бүген һәм иртәгә ихтыяҗ булган белгечлекләрне тәкъдим итте. “Мин сезнең дәүләтнеке булмаган уку йортлары арасында башлап юл салуыгызга шатмын”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Республика башлыгы академия җитәкчелегенә хәйрия эшчәнлеге, беренче чиратта, ятим балалар һәм инвалидларны укыту программасын чынга ашырган өчен рәхмәт белдерде. Ул уку йортына махсуслаштырылган техника – начар ишетүче балалар өчен компьютерлар бүләк итәргә вәгъдә итте.

Бүген ТИСБИның ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Социаль яклау министрлыгы белән бергә өзлексез укыту өлкәсендә хәйрия эшчәнлеген гамәлгә куя. Югарыда әйтелгән программадан тыш, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ташламалар каралган. Бүген инвалидларны, эшсез кешеләрне, тоткындагы затларны, армиядә хезмәт итүче яшьләрне дистанциядән укыту программасы кертелгән һәм эшли.

Чарада катнашучыларга Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, академиядә искиткеч лидер җитәкчелегендә яхшы команда оешкан. “Уку йорты традицияләре белән мактана ала, мисал өчен, һәр студент агач утырта, нәтиҗәдә, ул аның һөнәри тәҗрибәләре белән бергә үсә. ТИСБИ студентлар тырышлыгы белән бакчага әйләнсен”, - дип теләде шәһәр башлыгы.

Бәйрәм кунакларына сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде. Биредә уку йортында өйрәнелә торган тугыз телдә: татар, гарәп, инглиз, алман, кытай, грузин һ.б. котлаулар яңгырады.

ТИСБИнең яңа корпусын ачу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, ТР социаль яклау министры Клавдия Новикова, ТР прокуроры Кафил Әмиров, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәләхов, ТР Президенты каршындагы фән һәм югары белем бирү буенча киңәшче, КДТУ ректоры Сергей Дьяконов, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев һ.б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International