26 ноябрьдә Красноярскида "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең VI съездында Югары советының яңа составы расланды. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев яңадан Югары совет рәисе урынбасары вазифасына сайланган.
Съездда "бердәм россиялеләр" партиянең Югары Советы бюросын сайлаган. Анда партия лидеры, РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов, рәис урынбасарлары - Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Мәскәү мэры Юрий Лужков, РФ гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казаларын бетерү министры Сергей Шойгу кергән. Бюро составына РФ вице-премьеры Александр Жуков һәм РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев кертелгән.
Борис Грызлов партиянең Югары Советының беренче составы 2001 елның 1 декабрендә сайланганлыгын, бу съездда аның вәкаләтләре тәмамлануын искә төшереп үтте.
Партиянең Югары Советына, аерым алганда, губернаторлар: Борис Громов (Мәскәү өлкәсе), Егор Строев (Орел өлкәсе), Аман Тулеев (Кемерово өлкәсе) һәм Александр Хлопонин (Красноярск крае); Россия Федерациясенең физик культура һәм спорт агентлыгы җитәкчесе Вячеслав Фетисов кергән.
Танылган спортчы Александр Карелин һәм Краснодарски крае губернаторы Александр Ткачев партиядә башка вәкаләткә тәкъдим ителү сәбәпле, партиянең Югары советы составыннан чыккан.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.