Минтимер Шәймиев: «Ачык икътисад шартларында энергияне саклаудан кала башка юл юк»

2005 елның 29 ноябре, сишәмбе
29 ноябрьдә «Казан ярминкәсе» ААҖендә VII халыкара «Энергетика. Ресурсларны саклау-2005» халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Рәсми ачылу алдыннан Минтимер Шәймиев ачык һавада урнаштырылган эре күләмле нефть химиясе, энергетика һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе экспонатлары белән танышты, аннан соң күргәзмәнең төп экспозициясе урнашкан павильонга керде.

Күргәзмәгә килүчеләр алдында чыгыш ясап, ТР Президенты «2000-2005 елларга Татарстан Республикасында энергияне саклау» программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча, тулаем төбәк продукты энергия сыешлылыгын республика буенча уртача 38 процентка киметергә мөмкин булган, дип билгеләп үтте.

«Күргәзмәдә ресурсларны саклау белән ничек шөгыльләнергә кирәклеген белүче халыкара оешмалар һәм эре компанияләр катнашуы әйбәт. Күз алдына китерегез, Көнбатыш безнең энергияне өч тапкыр кыйммәткәрәк сатып ала, шул ук вакытта көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә. Ә без, бай ресурсларбыз булса да, энергия йөртүчеләргә бәяләр кыйммәт дип зарланабыз. Әмма алар дөнья бәясе дәрәҗәсенә җиткәнче артачак. Шуңа күрә, теләсәк-теләмәсәк тә, ачык икътисад шартларында энергияне саклаудан кала, башка юл юк, аңарга әзерләнергә кирәк», дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.

ТР Президенты республикада киләсе биш елга энергияне саклау буенча яңа Программа эшләнүен һәм аны чынга ашыру ысуллары бу елларда тармак һәм ведомстволар буенча эшләнгән булуы белән аерылып торуын искә төшерде. “Бу эштә вак-төякләр юк, - дип ассызыклады М.Шәймиев. – Әгәр кайдадыр энергияне саклый, экономияли алганнар икән, бу безне эшкә сәләтле итә, уңышка ирешергә мөмкинлек бирә”. Республика башлыгы күргәзмә уңышын билгеләп үткәндә, анда тәкъдим ителгән җиһаз һәм заманча технологияләргә ихтыяҗ булачак, дип ышаныч белдерде. Күргәзмәне ачу тантанасыннан соң, Минтимер Шәймиев андагы экспозицияләр белән якынрак танышты, «Татэнерго», «Татнефть», «Түбән Кама Нефтехим” ААҖ кебек эре компанияләрнең эшләнмәләрен җентекләп өйрәнде.

«Энергетика. Ресурсларны саклау-2005» күргәзмәсен ачу тантанасында шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТРның беренче вице-премьеры – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International