24 яшендә үк Илсур Метшин Казанның Совет районы хакимиятенең торак хосусыйлаштыру агентлыгы башлыгы итеп билгеләнә. 1995 елда ул Совет районы хакимияте башлыгы аппараты җитәкчесе була. 1997 елдан – Татарстан башкаласының Вахитов районы башлыгының беренче урынбасары – “Казан бистәсе”нең беренче префекты.
1998 елның мартында Түбән Кама районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы булгач, И.Метшин гади шәһәрленең мәнфәгатьләрен беренче урынга куйды. Ул чагында республиканың иң эре шәһәрләренең берсендә социаль-икътисади вәзгыять гади түгел иде. Республика Президенты куйган бурычны – Түбән Кама районы һәм шәһәрен лидерлыкка чыгару, Татарстанның әһәмиятле төбәгендә хәлне тамырдан үзгәртү – Метшин искиткеч үтәп чыга. Шәһәр бюджетының 90 проценты социаль ихтыяҗларга (мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, иҗтимагый транспорт) китә.
2001 елда Түбән Кама “Россиянең иң төзекләндерелгән шәһәре” бөтенроссия конкурсында җиңә. Бу шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү һәм үстерү программасын гамәлгә ашыруда максатчан һәм конструктив эшчәнлек алып бару ярдәмендә мөмкин булды.
Шәһәр һәм районда “Түбән Кама шәһәре бюджет даирәсе учреждениеләре тарафыннан энергетика ресурсларын һәм суны куллануның нәтиҗәлелеген арттыру” программасы эшкәртелеп гамәлгә кертелгән. Ул бюджет акчаларын шактый экономияләүгә сәбәп булган. Энергия саклау буенча Республика конкурсы нәтиҗәләренә караганда, Түбән Кама ике ел рәттән Татарстан Хөкүмәтенең беренче премиясен алды.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.