Минтимер Шәймиев: “РФ һәм ТР дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү һәм үзара вәкаләтләр бүлешү” турында Шартнамәнең хәзерге проектында безне борчыган мәсьәләләр һәм аларны мөмкин булганча хәл итү юллары исәпкә алынды”

2005 елның 28 октябре, җомга
28 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советы сессиясе утырышында "РФ һәм ТР дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү һәм үзара вәкаләтләр бүлешү" турында Шартнамәнең яңа проекты күпчелек тавыш белән хупланды.

"Россия дәүләт хакимияте башкарма һәм закон чыгару органнарын оештыруның гомум принциплары турында"гы Федераль закон нигезендә "РФ һәм ТР дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү һәм үзара вәкаләтләр бүлешү" турында Шартнамә проекты Татарстан Дәүләт Советы каравына республика Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан кертелгән иде. Президент, парламент депутатлары алдында чыгыш ясап, 1992 елда Татарстанның федератив килешүгә кул куймавын искәртеп узды. "Гомум хокукый киңлектә булу өчен бер үк вакытта аерым Шартнамә кирәк һәм ул безнең республиканың мәнфәгатьләре, үзенчәлекләрен исәпкә алырга тиеш иде, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. - 1994 елдагы Россия Федерациясе белән вәкаләтләрне үзара бүлешү Шартнамәсе безнең республика һәм тулаем ил өчен мөһим сәяси акт булып торды. Ул еллардагы катлаулы сәяси шартларга Шартнамә Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләргә ачыклык, тотрыклылык кертте". Республика башлыгы сүзләренчә, нәкъ менә 1994 елдан Татарстанда конструктив сәяси эшчәнлек һәм икътисади үсеш чоры башланды. Хәзер без әлеге Шартнамәдән тулысынча файдаландык, дип әйтә алабыз. Базар икътисадына күчеш чорында без Федераль үзәк белән мөлкәтләрне бүлешүне уздырдык, җир асты байлыкларының кем милке булуын билгеләдек, хосусыйлаштыру сәясәтен һәм халыкны адреслы социаль яклау программаларын эшләдек. Ә инде тузган торакны бетерү программасын башкарып, без тышкы сәяси эшчәнлекне булдырдык. Барысын да санап бетереп булмый, шулай да тулаем Шартнамә үзенең уңай тарихи миссиясен башкарды, дип ассызыклый Татарстан башлыгы.

Шартнамәнең яңа проектын әзерләү федераль законнар нигезендә күчеш чоры белән бәйле һәм ул федераль закон нигезендә башкарыла. РФ һәм РТ дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү һәм вәкаләтләрне үзара бүлешү турындагы яңа Шартнамә проекты преамбула һәм алты маддәдән тора. Беренче маддә Россия һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне чикләүнең конституцион-хокукый нигезен билгели. "Вәкаләтләрне чикләүнең әлеге формасы хәзергә кадәр сәяси киңлектә дискуссияле (бәхәсле), безнең Шартнамә проектында ул беренче маддә булып беркетелә", - ди Минтимер Шәймиев. Икенче маддә Татарстан Республикасының статусын билгели һәм җир асты байлыкларыннан файдалануда аның вәкаләтләрен тәгаенли, дәүләт яклавы мөмкинлеген ача һәм ватандашларның милли мәдәниятен, телен саклауга ярдәм итә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентының ике дәүләт телен дә (татар һәм рус) белүен күздә тота. Татарстан дәүләте башлыгы, документтагы икенче маддәнең беренче пунктына аеруча игътибарны юнәлдерде. Биредә икътисади, экологик, мәдәни һәм башка үзенчәлекләре белән бәйле булган мәсьәләләрне үзара хәл итү кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Россия Хөкүмәте арасында килешүләр төзү күздә тотыла, ягъни Татарстан Республикасы территориясендә җирдән, җир асты байлыкларыннан, судан, урманнар һәм башка табигать байлыкларыннан файдалану, саклау аның күпмилләтле халкының яшәеше һәм эшчәнлегенең нигезе булып тора.

Өченче маддә Татарстан Республикасы гражданнарына республика гербы сурәтләнгән татар телендәге кушымталы паспортлар алу хокукын законлы беркетә. "Бу мәсьәлә буенча бәхәсләр күп булды, ләкин Шартнамә проекты кабул ителгәннән соң федераль закон югарыда телгә алынган норманы эченә алачак," - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Әлеге Шартнамәнең яңа проектында безне борчучы һәм борчыган мәсьәләләр һәм аларны мөмкин булганча хәл итү юллары исәпкә алынды",-- дип билгеләп үтте М.Шәймиев. Һәм ул депутатлардан Шартнамәнең әлеге проектын яклауны сорады. 82 депутат тәкъдим ителгән документны хуплады, икесе - битараф, каршы тавыш бирүчеләр булмады.

Парламент утырышы тәнәфесе вакытында Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның сорауларына җавап биреп, элеккесеннән аермалы буларак, яңа Шартнамә Татарстан Конституциясендәге үзгәртелгән нигезләмәләргә туры китереп төзелде, дип билгеләп үтте. "131нче номерлы Федераль закон нигезендә, без проектны карар формасында рәсмиләштерәбез һәм Татарстан Президентына юллдыйбыз, ул исә, үз чиратында, Россия Президенты һәм Дәүләт Думасына каравына җибәрәчәк", - дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Дәүләт Думасында әлеге документның кайчан каралу вакытын төгәл әйтмәде, шул ук вакытта, Шартнамәнең VI маддәсе буенча , документка 2005 елда Мәскәүдә кул куелу күздә тотыла.

Дәүләт Советы спикеры фикеренчә, Шартнамәнең хәзерге вариантының төп үзенчәлеге шунда, безнең республика тагын бер мәртәбә моңа кадәр алып барылган сәясәтнең дәвамлы булуын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International