Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының канцелярия һәм мәдәни үзәк бинасын ачуда катнашты

2005 елның 1 ноябре, сишәмбе
1 ноябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Төркия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Курулташ Ташкент Казандагы Төркия Республикасы Генераль консуллыгының канцелярия һәм мәдәни үзәк бинасын ачуда катнаштылар.

Генераль консуллыкның яңа бинасы төзелешенә беренче таш 2004 елның 22 декабрендә салынды. Бинаның гомуми мәйданы 1502 квадрат метр тәшкил итә. Генераль подрядчы – объектны төзүгә тендерда җиңгән “Одак” төрек фирмасы. Тендерның бәясе 2 миллион 150 мең доллар тәшкил итте.

Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан башлыгы Казанда Генераль консуллык бинасын ачу ике тугандаш халыкның җәмгыятебезне үзгәртеп кору ярдәмендә мөмкин булган якынаюы юлында бу елларда узган этапларның иң әһәмиятлесе булып тора. “Дөнья безнең өчен ачылгач, төрек җитәкчелеге, безнең халыкларның гына түгел, бөтен төрки дөньясының проблемаларын чишүгә мөмкинлек бирүче уртак тамырларыбыз турында искә алып, тарихи багланышларны яңарту мөмкинлеген тапты”, - дип ассызыклады ТР Президенты.

Символик тасманы кискәч, Минтимер Шәймиев һәм Курулташ Ташкент Татарстанда Төркиянең яңа вәкиллеге бинасын ачтылар.

Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы вице-спикеры Александр Гусев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе – ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, Төркия ягыннан –Төркиянең Казандагы Генераль консулы Кемал Демирджилер, Төркиянең Казандагы элеккеге консуллары Әхмәд Рыза Демирер һәм Исмаил Хаккы Муса бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International