Минтимер Шәймиев: “Без Казанны дөньяның иң яхшы шәһәрләре арасында күрергә телибез”

2005 елның 21 октябре, җомга
21 октябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казанның архитектур йөзен камилләштерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, беренче вице-премьер Равил Моратов, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, архитектура-проектлау оешмалары, архитектура остаханәләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Президентына Казансу елгасының уң як ярын үзләштерү һәм төзү проекты, иске аэропорт территориясен планлаштыру һәм төзү проекты, икенче транспорт боҗрасы юнәлешендә Республика клиник хастаханәсе һәм Оренгбург тракты арасындагы территорияне үзләштерү һәм төзү проектлары тәкъдим ителгән. Әлеге проектларны эшләгәндә Дубай (БГӘ), Куала-Лумпур (Малайзия), Астана (Казахстан) шәһәрләренең архитектура тәҗрибәләре исәпкә алына.

Минтимер Шәймиев Казанның 1000 еллыгына багышланган тантаналардан соң башкала хакимияте һәм архитекторлар берлеге шәһәрне тагын да заманчалаштыру өстендә эшләргә тиешлеген билгеләп үтте. Бигрәк тә Казансу елгасының уң ярына аеруча игътибар итәргә кирәк, ул шәһәрнең чагыштырмача яңа өлеше. “Кызганычка каршы, елганың уң яры комплекслы итеп төзелми”, - диде Президент. Бүген һәр корылманы проектлаганда Казансу акваториясен кулланырга, яңа мәйданнарны булдырырга һәм шулай итеп, чын заманча шәһәр төзергә кирәк. “Бу яңа киң күләмле мәсьәлә, аны гамәлгә ашырыр өчен Татарстан инвестицияләрен генә түгел, ә Россия һәм чит илнекеләрне дә җәлеп итәргә кирәк”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International