Татарстан Президенты социаль ипотека буенча торак алган чаллыларны котлады

2005 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе
1 сентябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев автошәһәрдәге бәйрәм чаралары кысаларында Вахитов проспектындагы социаль ипотека буенча төзелгән 18/10нчы торак йортта булды.

Минтимер Шәймиев бу көннәрдә яңа йортта өч бүлмәле фатир ачкычы алган Забировлар гаиләсен "өй туе" белән котлады. Президент бу мөһим вакыйга уңаеннан Илфат һәм Диләрә Забировлар малайларына компьютер тапшырды. Гаилә башлыгы "Челныводоканал" ЯАҖндә эретеп-ябыштыручы булып эшли, ә хатыны - "КАМАЗ" ААҖндә контролер. Шәһәр хакимияте башлыгы Илдар Халиков яңа фатирда бәхет теләп, чәй сервисы бүләк итте.

"Домстроительный комбинат" ҖЧҖ гомуми мәйданы 3,3 мең квадрат метрлы, 431 фатирга исәпләнгән 10 катлы 14 подъездлы йортны бер ел дәвамында төзеп бетергән. Объектның смета бәясе - 328 миллион сум. Торак бинаның беренче катында 28 офис урнашачак. Чаллыда бюджет сферасы хезмәткәрләренә ипотека кредиты программасы буенча түләү - беренче кертем булмаган очракта ел саен 7 процент түләү исәбе белән 28 елга бирелә. Узган ел автошәһәрдә бу программа буенча 21,6 мең квадрат метр торак төзелгән, хәзер бер елга 35 мең квадрат метр планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International