1 сентябрьдә "Мәскәү-Уфа" федераль трассасы ачылды

2005 елның 2 сентябре, җомга
1 сентябрьдә Республика Президентының Чаллыдагы сәфәре реконструкциядән соң "Мәскәү-Уфа" федераль трассасы ачылу белән тәмамланды.

Объект ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, ТР уртак куллану юлларына капитал салулар планы буенча финансланган. Автоюлның аерым участокларында ремонт эшләре план буенча 2002 елдан бирле барган.

Премьер-министр урынбасары - транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов республика башлыгын "Волга" М7 федераль автомобиль юлын салу схемасы вариантлары белән таныштырды. Фикер алышу вакытында киләчәктә автоюллар төзелешенә кайбер төзәтмәләр кертү турында карар кабул ителде. Аннары проектның генподрядчысы "Трест "Камдорстрой" ААҖ хезмәткәрләре алкышлары астында ТР Президенты Минтимер Шәймиев федераль трассаның реконструкцияләнгән өлешен ачып, тасманы кисте.

Нәтиҗәдә күләмле юл эшләреннән соң трассаның ике ягы да өч полосалы, яктыртылу да яхшыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International