Минтимер Шәймиев Казан артиллерия училищесының яңа җитәкчесе белән очрашты

2006 елның 29 августы, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев вазифасына билгеләнү уңаеннан Казан югары артиллерия команда училищесы җитәкчесе, полковник Сергей Михайловны кабул итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Сергей Михайлов Үзбәкстан ССРның Термез шәһәрендә туган, Сумы югары артиллерия команда училищесын, М.И.Калинин исемендәге Хәрби артиллерия академиясенең команда факультетын тәмамлаган. Үзәк гаскәрләр төркемендә, Кавказ аръягы хәрби округында, Мәскәү хәрби округында хезмәт иткән. III дәрәҗәдәге "СССР һава көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен", "Хәрби казанышлары өчен" орденнары, дүрт медаль белән бүләкләнгән.

Казан югары артиллерия команда училищесының яңа җитәкчесе Минтимер Шәймиевкә институттагы эшләр торышы турында сөйләде. Быел беренче курска кабул ителгән 247 курсантның 120се - Татарстан Республикасыннан. 60ка якын кеше якын һәм ерак чит илдән килгән.

Татарстан Республикасы Президенты профессорлар һәм укытучыларның эш шартлары, училищеның башка уку йортлары белән хезмәттәшлеге, планнар һәм проблемалар хакында кызыксынды һәм яңа җитәкчегә дистә еллар дәвамында яшәп килгән күркәм традицияләрне саклау һәм үстерүне теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International