1 сентябрьдә Татарстан Президенты Чаллыда Боз сараен ачу тантанасында катнашты

2005 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Чаллыда Боз сараен ачу тантанасында катнашты. Автошәһәрдә бу уңайдан тантана махсус 1 сентябрьгә багышланган.

Сәхнәләштерелгән тамашада шәһәрнең балалар иҗат коллективлары катнашты. Боз сараенда шәһәрлеләрне һәм кунакларны Кыш бабай һәм Көз, Кыш, Яз, Җәй фасыллары каршы алды. "Бәйрәм дәвам итә!" - дип ачты тантананы республика башлыгы. "30 августта без башкаланың 1000 еллыгын һәм Республика көнен зур итеп бәйрәм иттек, ә бүген бөтен ил Белем көнен билгеләп үтә", - диде Минтимер Шәймиев һәм балаларын укырга әзерләгән ата-аналарга, әби-бабайларга зур рәхмәт белдерде. Әлеге алкышлар иң матур хыяллар белән бергә үрелеп бара, дип билгеләп үтте ул. Президент тәрбияче һәм укытучыларга җиңел булмаган хезмәтләрендә сабыр булулары өчен рәхмәт белдерде, ә укучыларга "4"ле һәм "5"ле билгеләренә укуларын теләде.

Автошәһәр халкын котлап, Минтимер Шәймиев аларның мондый Боз сараена күптән лаек булуларын билгеләп үтте. Ясалма бозлы яңа сарайның универсаль спорт-тамашалар залы 1,5 мең кешене сыйдыра. Комплекста шулай ук балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, тренажер залы, конференц-зал, хореография һәм аэробика өчен заллар, 30 урынлы киенү бүлмәсе. Боз сараен шулай ук урыннарны 2,5 меңгә арттырып, концерт һәм башка чаралар уздыру өчен кулланырга мөмкин. Объектны төзү 2003 елның октябрендә башланган иде.

Тантанада шәһәр хакимияте башлыгы Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы вице-спикеры Олег Морозов, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International