ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе Геннадий Фадеев белән очрашты

2005 елның 30 августы, сишәмбе
30 августта "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Хөкүмәте Рәисенең ярдәмчесе Геннадий Фадеев белән очрашты.

Геннадий Фадеев ТР Президенты белән очрашуны шәрехләп, Татарстан лидерына сәясәтче буларак рәхмәтлемен, күпмилләтле республика Казан юбилеен конфессияара ызгышлардан тыш каршы ала диде. "Казан Кремле территориясендәге Кол Шәриф мәчете һәм Благовещенье чиркәве Татарстан халкының дуслык символы булып тора", - дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәте Рәисе ярдәмчесе.

"Татарстан кешеләргә мөнәсәбәте буенча үрнәк булып тора", - дип ассызыклады Геннадий Фадеев. Ул шулай ук аны "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләүләре өчен Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International