В.Путин: "Россия гражданнарына якынрак булыгыз"

2003 елның 20 сентябре, шимбә
Съезд делегатлары РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеген төзеде. Алар шулай ук якындагы дүрт елда партиянең Россияне үстерү программасын тикшерде. Съездга партиянең югары советы рәисе Борис Грызлов, югары советның рәистәшләре - Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм стихияле бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Сергей Шойгу, Мәскәү мэры Юрий Лужков составындагы президиум җитәкчелек итте.

Съездда катнашкан РФ Президенты Владимир Путин үз чыгышында ассызыклап узганча, партияләр арасындагы дискуссияләрдә ул катнашмый, шуңа күрә шушы съездга охшаш чараларга килмәскә тырыша. Әмма "Бердәм Россия" өчен, белә торып, чыгарма ясады. Беренчедән, шуның өчен: моннан дүрт ел элек ул шушы партияне яклап тавыш биргән. Икенчедән, соңгы елларда нәтиҗәле уртак эш өчен рәхмәт билгесеннән. "Сез Дәүләт Думасында уртачыл фракцияләр төзүгә ирештегез, алар җәмгыятьне үстерүнең бик әһәмиятле юнәлешләре буенча дәүләт позициясен алды, - диде Президент.

Партия кыска вакытлы нәтиҗәләр өчен түгел, ә озак вакытлы нәтиҗәләр өчен төзелгәнлеген исбатлый алды". В.Путин фикеренчә, "партия бүгенге көн белән генә яши алмый, ул берничә адым алдарак барырга, җәмгыятькә юнәлеш бирергә, бурычларны билгеләргә тиеш. Хакимият - барыннан да элек халыкка хезмәт итү ул. Декабрь аенда халык үз сүзен әйтер".

Еш кына шундый сорау куела: "Бердәм Россия" Европаның нинди партияләренә якынрак - социал-демократик партияләргәме, әллә консерватив партияләргәме? РФ Президенты бу сорауга анык җавап бирде: "Россия гражданнарына якынрак булыгыз. Мин шуңа ышанам, кешеләр белән аралашканда сез эшнең стратегиясен дә, тактикасын да билгеләрсез. Шул чагында сезгә уңыш тәэмин ителер".

Бөтенроссия "Бердәмлек һәм Ватан" - "Бердәм Россия" сәяси партиясе программасы турында сөйләп, "Бердәм Россия" югары советы рәисе, РФ эчке эшләр министры Борис Грызлов партиянең төп бурычын - социаль юнәлешле, гадел икътисад төзү бурычын күрсәтеп бирде. Б.Грызлов сүзләренә караганда, партия съездга җентекле эшләнгән эш планы белән килә. Дүрт елда партия әгъзалары Россия халкының минималь тормыш дәрәҗәсенең Европадагыдан түбәнрәк булмавына ирешергә тиеш. Икътисадны уңышлы үстерү исә халыкның социаль катлауларга кискен бүленешен бетерүгә ярдәм итәчәк.

Съездда "Бердәм Россия"нең ун елда эчке тулай продуктны ике тапкыр арттыру, торак төзелешен үстерү, агро-сәнәгать комплексына булышлык күрсәтү, ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча РФ Президенты курсын яклавы күрсәтелде. Шулай ук хакимиятне "бюрократиясезләндерү"гә юнәлеш тотыла. "Без хакимиятне үзгәртеп корырга әзер, - диде Б.Грызлов. - Министрлыклар, ведомстволар, Дәүләт Думасы комитетлары санын кыскартырга әзер. Теләге һәм белеме булган һәр кеше дәүләтне идарә итүдә катнаша алсын өчен җәмгыятьнең вертикальлеген һәм хәрәкәтчәнлеген күтәрергә әзер".

Докладның ахырында Б.Грызлов 15 гыйнвар көнен атады: бу көнгә партия әгъзалары, буш вәгъдәләр бирмәс өчен, иртәгәге көн чынбарлыгына туры китереп, үзләренең эш программасына төгәллек кертәчәк. "Бердәм Россия" - прагматиклар, реалистлар һәм профессионаллар партиясе.

Съезд тәмамлангач, Борис Грызлов, Минтимер Шәймиев, Сергей Шойгу һәм Юрий Лужков үзәк һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары өчен матбугат конференциясе уздырды. Б.Грызлов белдерүенчә, дүртенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатларның федераль исемлегенә "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән "Бердәм Россия"нең дүрт җитәкчесе - югары советның рәисе һәм рәистәшләре күрсәтелгән иде. Журналистлар өчен көтелмәгән хәл булды бу, алар федераль исемлеккә өч лидерның керәчәген фараз кылган иде. Әмма съездның бердәм карары нигезендә исемлеккә ТР Президенты М.Шәймиев тә кертелде.

Партиядән кандидатлар бер мандатлы сайлау округлары буенча да күрсәтеләчәк. 31 төбәк исемлегенә Федерациянең 28 субъекты башлыгы кертелгән. Б.Грызлов тануынча, төбәк төркемнәре сайлауларда яхшы нәтиҗәләргә ирешерлек итеп төзелде. Һәр төркем 2,2 дән алып 4,5 миллион кешеле территориядән күрсәтелә. Татарстан, Башкортстан һәм башка кайбер төбәкләрдән аерым төркемнәр күрсәтелә.

"Дәүләт Думасына сайлана калса, төбәк җитәкчеләреннән кем дә булса үз Вазыйфасын калдырырга ниятләнәме?" дигән сорауга җавап биреп, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев шәхсән моны эшләргә җыенмавын әйтте. Чөнки республика башлыгы итеп сайлап, сайлаучылар аңа инде элек үк ышаныч күрсәтте. Татарстан Президенты шуны өстәп әйтте: ул съезд делегатларына өч кандидат белән чикләнергә тәкъдим иткән. Ләкин алар "Бердәм Россия"не төзүчеләр һәм аның лидерлары бер җигемдә барырга тиеш дип санады.

Кайбер журналистлар фикеренчә, илне бер президент идарә итәргә тиеш. Югыйсә аның таркалуыннан котыла алмыйсың. Шул уңайдан журналистларны "Бердәм Россия" җитәкчеләренең президентлык институтына мөнәсәбәте кызыксындырды."БР" лидерлары фикерен М.Шәймиев белдерде.

"Күптән түгел Дәүләт Думасы Россия Федерациясендә дәүләт хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында федераль законга төзәтмәләр кабул итте, - диде ул. - Федерация Советы аша узган төзәтмәләр нигезендә соңгы сүз Федерация субъектларында кала. Аерым республикаларда президент юк, ә башлык бар. Татарстанда һәм Россиядә президентлык институты бер үк вакытта булдырылды".

Авыл хуҗалыгын үстерүне "Бердәм Россия" үз эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе дип саный. Агросәнәгать комплексы - Россия икътисадының читен тармагы. Аны савыктыру өчен нәрсә кирәк? "Алга таба законнар эшләргә кирәк, - диде М.Шәймиев. - Дөньяның авыл хуҗалыгы продукциясен күп җитештерүче теләсә кайсы илендә бу тармакка дәүләт турыдан-туры булышлык күрсәтә. Шактый зур булышлык. Ләкин җирдә хуҗа булырга тиеш. Социализм заманында да дәүләт авыл хуҗалыгына чыгымнар тотты - хуҗалыкларга тракторлар, ягулык-майлау материаллары һәм башкаларны бирде..."

Матбугат конференциясендә бирелгән күп сораулар аерым төбәкләргә, сәяси көндәшләр белән үзара мөнәсәбәтләргә кагылды. Очрашу ахырында Татарстан Президенты шундый теләк белдерде: "Мин шушы сайлауларда илнең сәяси тормышында борылыш ясалуын бик телим, һәм, ниһаять, реаль күппартиялелек барлыкка килде. Әгәр кайсы да булса партия хакимияткә килсә, үзенең программ максатларын үтәсә - яхшы. Димәк, ул илнең сәяси шүрлегендә ныгып калачак. Үз-үзен күрсәтә алмаса, аның урынына башка партия килергә тиеш. Югыйсә күп партияләр сайлаулардан сайлауларга хәтле генә яши, үзләренең эшләре өчен бернинди җаваплылык тоймый. Күпчелек партияләрдә сәяси җаваплылык барлыкка килгәч, алга киткән демократик илләрдәге күппартиялелек турында сөйләргә мөмкин булыр..."

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең өченче съезды эшендә республиканың " БР" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе - ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге вәкиллекле делегациясе катнашты. 16 кешедән торган безнең делегация - иң күп санлы делегацияләрнең берсе булды. Аның составында "Кызыл Шәрык" генераль директоры Айрат Хәйруллин, "Татфондбанк" директорлар советы рәисе Ринат Гобәйдуллин һәм башкалар бар иде.

Ф.Мөхәммәтшин фикеренчә, съезд уңышлы узды. Республика парламенты җитәкчесе сүзләренә караганда, "Бердәм Россия" югары советы рәисе Борис Грызлов җентекле сайлау алды программасы белән таныштырды. Аны тулысынча тормышка ашырырга мөмкин. Әлбәттә, моңа "Бердәм Россия" җиңсә, Дәүләт Думасында күпчелекне яулап алса, булачак хөкүмәтне төзүдә актив катнашса ирешергә мөмкин.

Ф.Мөхәммәтшин съездда чыгыш ясау өчен әзерләгән тезислар партиянең югары советына тапшырылды. Анда шул исәптән федерализмга багышланган әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә. ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, федерализмга Россияне алга таба ныгыту күзлегеннән чыгып карарга кирәк. Аңарда хокукый демократик нигездә төзелә торган федератив дәүләтнең барлык билгеләре булырга тиеш. вәкаләтләр бүленгән булсын, субъектларга зуррак инициатива күрсәтү мөмкинлеге һәм мөстәкыйльлек бирелсен, Үзәк җаваплы булсын. Ф.Мөхәммәтшин үзенең тезисларына шулай ук гражданнар җәмгыяте төзүгә, дәүләт сәнәгать сәясәтен эшләүгә кагылышлы пунктлар да кертте. "Россия Президенты чыгышы съездда катнашучыларның барысында да зур тәэсир калдырды, - диде Ф.Мөхәммәтшин. - Владимир Путин үзенең нотыгын шундый оста корды ки, сайлаулар турындагы яңа законнар нигезендә башка партияләрнең бернинди вәкилләре дә аңа дәгъва белдерә алмый".

Әйтергә кирәк, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның төбәк исемлегенә Татарстан ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты О.Морозов, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Ю.Нәҗмиев, Россия Олимпия комитеты вице-президенты А.Козловский, "Бердәм Россия "нең Казан партия оешмасы җитәкчесе - "Сантехприбор" заводы генераль директоры Мөхәммәт Закиров, " КамГЭСэнергострой" генераль директоры В.Ельцов, РФ Дәүләт Думасы депутаты М.Рокицкий, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары И.Гыйльметдинов һәм "Молодежь Татарстана" газетасы баш редакторы А.Кармеев кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International