Владимир Путин: "Казан метросы өчен Мәскәү һәм Петербург та эшләде"
2005 елның 27 августы, шимбә
27 августта Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Казан метрополитенын карады һәм җир асты поездында "Кремль" станциясеннән "Әмәт"кә кадәр бардылар. Дәүләт башлыгы белән метрога ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков та төште.
Метрополитенын "Кремль" станциясеннән карый башладылар. Россия Президенты метрополитен кассасыннан карточка сатып алып, турникет аша платформага узды, аны анда Россиянең транспорт министры Игорь Левитин һәм Россиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев каршы алды. Делегация метрода "Кремль" станциясеннән "Тукай мәйданына", аннары "Әмәт"кә китте, Россия Президенты анда метро төзүчеләр белән аралашты. Гомумән алганда, Россия дәүләт башлыгы метрода йөрүдән канәгать калды. Ул журналистлар белән тәэсирләрен уртаклашканда, Казан метросы өчен Мәскәү һәм Петербург та эшләвен ассызыклады.
Метрода Казан мэры Камил Исхаков һәм РФ субъектлары башлыклары да йөрде.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.