Хәзер Казанга иң зур суднолар да килеп туктый ала

2005 елның 29 июле, җомга
29 июльдә Казан елга портында 140 миллион сумга төшкән заманча пассажир причалларын ачу тантанасы булды. Анда РФ транспорт министры Игорь Левитин, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР Премьер-министр урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов катнашты.

Причалларны төзү өч ел элек “Татфлот” судно йөрешле компаниясе тарафыннан башланган иде. Узган ел эшләрне тизләтү турында карар кабул ителде. Мондый причаллар, белгечләр фикеренчә, иң зур судноларга да килеп туктарга мөмкинлек бирә, аларда пассажирлар чыгу һәм керү өчен югары дәрәҗәдә уңайлыклар булдырылган. Игорь Левитин билгеләп үткәнчә, чын ял зонасына әйләнгән бу затлы причаллар очрашулар һәм танышу урынына әвереләчәк. Казанлылар өчен генә түгел, республика башкаласына турист буларак килгәннәр өчен дә.

Республика Хөкүмәте башлыгы причалларны төзекләндерү турындагы карарны үз вакытында кабул иткәне, әлеге мәсьәләне чишүдә финанс ярдәме күрсәткәне өчен РФ транспорт министрына рәхмәт белдерде. Хәзер Казанга кунаклар тагын да күбрәк килеп, безнең башкаланың матурлыгына сокланачак дигән ышаныч белдерде Р.Миңнеханов. Сүзен йомгаклап, “Татфлот” компаниясенә пассажирлар саны артсын һәм хезмәтләр сыйфаты яхшырсын дип теләде.

Төзелештә катнашкан кешеләрнең хезмәтләре лаеклы бәяләп үтелде. Аерым алганда, “Татфлот” судно йөрешле компаниясе” ААҖ башкаручы директоры Андрей Казанковка “ТРның атказанган транспорт хезмәткәре” исем бирелде. ТР Президентының рәхмәт хаты “Модуль-плюс” фирмасының генераль директоры Владимир Латинскийга тапшырылды. Чара тәмамлануга яңа причаллардан беренче тапкыр “Фредерик Жолио-Кюри” теплоходы һәм “Герой Михаил Девятаев” метеоры кузгалып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International