29 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ транспорт министры Игорь Левитин реконструкциядән соң Казанның шәһәр яны вокзалын тантаналы ачуда катнашты.
Әлеге чарада шулай ук “Россия тимер юллары” ААҖ вице-президенты Сергей Козырев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов, Горький тимер юллары башлыгы Виктор Сехин, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, Горький тимер юлларының Казан бүлекчәсе башлыгы Иван Белов һәм башка рәсми затлар катнашты. Бәйрәм митингында шәһәр яны элемтәсендә пассажирларга хезмәт күрсәтү буенча Казан дирекциясе хезмәткәрләре җыелды.
Чарада катнашучыларга сәламләп, Татарстан Президенты Казанның шәһәр яны вокзалын реконструкцияләүгә өлеш керткән федераль һәм республика дәрәҗәсендәге транспорт ведомстволарына рәхмәт белдерде. “Тимер юлчылар белән ни хакында гына килешсәк тә, ул вакытында үтәлә”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, Кукмара вокзалында эшләр тәмамлануга, республикада барлык вокзал биналары яхшы хәлгә китереләчәк. Моннан тыш, соңгы елларда Горький тимер юлы Казан бүлекчәсенең поездлар составы 32 процентка яңартылган. Монда аның башлыгы Иван Беловның өлеше зур, диде республика башлыгы. Казанның 1000 еллыгына ачылырга тиешле объектлар арасында шәһәр яны вокзалы архитектур чишелеше буенча иң матурлардан санала. Ә вокзал яны мәйданы хәзер Казанның иң матур мәйданнарыннан берсе булырга тиеш, диде Минтимер Шәймиев.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.