Минтимер Шәймиев: “Чулпан Хаматованың талантына чикләр юк…”

2005 елның 13 июле, чәршәмбе
13 июльда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россиянең танылган актрисасы Чулпан Хаматова (Казанда туган) белән очрашты.

Актриса үзенең иҗади карьерасын Казан театр училищесында башлаган, аннары Мәскәүдә Россия театр сәнгате академиясенә кергән. Бүген Чулпан Хаматова Россия Федерациясенең атказанган артисткасы, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе лауреаты, “Чайка” театр премиясе лауреаты, “Алтын битлек” Милли театр премиясе һәм башка дәрәҗәле бүләкләр иясе. Быелдан башлап актриса хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Июньдә “Современник” театрында лейкоз белән авыручы балалар өчен аның катнашында “Миңа тормыш бүләк ит” хәйрия концерты үткән.

Минтимер Шәймиев журналистлар белән әңгәмә барышында актриса белән беренче тапкыр якыннан аралашуын белдерде. Аның сүзләренчә, төрле темалар (көндәлек тормыштан югары сәнгатькә кадәр) буенча фикер алышынган. "Без аның белән горурланабыз, чөнки ул безнең республикада туган, безнең башкаладан. Биредә аның туганнары яши. Язмыш аны башка иҗади киңлеккә чыгарган, ул Россиядә генә түгел, ә илдән читтә дә танылган. Талантының чиге юк. Мин Чулпанның кече ватаны белән тыгыз элемтәдә торуына шатмын", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. "Елның чиреген, бөтен җәйне диярлек мин Казанда үткәрәчәкмен", - диде актриса.

Актриса сүзләренчә, ул “Современник” театрында үткән хәйрия концертыннан канәгать калган. Киләсе елда берничә хастаханәгә (Мәскәүдәгеләргә генә түгел) ярдәм итү планлаштырыла. "Мин Казан хастаханәсе турында сөйләргә һәм җәмәгатьчелекне балаларга ярдәм итәргә чакырырга телим, бигрәк тә рак белән авыручы балаларга. Бюджет акчасы дөньяның бер илендә дә беркайчан да җитми", - дип ассызыклады ул.

Казанның 1000 еллыгы турында сөйләгәндә, Чулпан Хаматова Президентка бәйрәм тантаналарында катнашырга чакыруына рәхмәтен белдерде һәм башкала юбилеена килергә вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International