Минтимер Шәймиев Дәүләт Эрмитажының Халыкара Консультатив Советы вәкилләре белән очрашты

2006 елның 25 августы, җомга

25 августта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Дәүләт Эрмитажының Халыкара Консультатив Советы вәкилләрен кабул итте.

Минтимер Шәймиев мәртәбәле сәнгать әһелләрен сәламләп: "Сез бәяли белә торган шәхесләр. Шуның аша сез барлык гүзәллекне дә тоя белүчеләр дип саналасыз. Татарстанга килгәндә, без исә, үз чиратыбызда, архитектура һәйкәлләрен торгызу белән җитди шөгыльләнәбез һәм төп игътибарны музейлар эшчәнлегенә юнәлтергә тырышабыз. Республикабызның борынгы тарихын исәпкә алганда, күп кенә архитектура хәзинәләренең барлык килүче кунакларның да игътибарын җәлеп итәрлек булуына омтылабыз", - дип белдерде. Президент шулай ук Казанның меңъеллыгына әзерлек барышында тарихи объектларны яңарту һәм торгызуның игътибар үзәгендә булуын искәртте. Ул шулай ук ЮНЕСКО җитәкчесе буларак, Господин Бушенакига уртак көчләр ярдәмендә башкарылган гамәлләр өчен рәхмәтен җиткерде. Бу җәһәттән ул Казан Кремле архитектура һәйкәленең ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасына керүе уңаеннан, тагын бер кат горурлык хисләре белән уртаклашты. Республика җитәкчесе Дәүләт Эрмитаж директоры Михаил Пиотровскийга да рәхмәтен җиткерде. "Ике яктан да мөһим бурычлар билгеләү Казанда Эрмитажны вакытында ачарга мөмкинлек тудырды", - дип ассызыклады ул рәхмәтен. Минтимер Шәймиев алга таба туристларны Эрмитаж белән таныштыру эшчәнлеген җәелдерүне гамәлгә ашыру мөһимлегенә басым ясады. Ул тарихи мирас хәзинәләрен торгызуга элек шартларның тудырылмавын, ә хәзер Болгар дәүләте һәйкәлләре буенча махсус эш алып барылганлыгын бәян итте. "Минем уйлавымча, дөньяви мәдәният өчен әле өйрәнелмәгән кызыклы мәгълүматлар белән тулы яңа бер бит әле ачылып кына килә", - ди ул.

Журналистлар белән әңгәмәдә исә, Минтимер Шәймиев дөньяның иң эре музей җитәкчеләре белән очрашуны мөһим вакыйгага тиңләде. Михаил Пиотровский исә, Казан Эрмитажын Петербургныкы кадәр югары дәрәҗәгәгә күтәрү буенча вәгъдә биргәнлеген искә төшерде. Президент Татарстанда матди мирасны торгызу буенча куелган мәсьәләгә мөнәсәбәттә эре музей җитәкчеләренең битараф булмавын шәрехләде. "Үзара аңлашу, бәя бирә белү нигезендә төрле чорларда да уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкин. Әгәр дә мирасыбыз лаеклы дәрәҗәдә бәяләнсә, элек хәрәкәтсез яткан эшләрне куып җитү мөмкин булачак", - дигән фикердә Илбашы. Минтимер Шәймиев шулай ук Бушенакиның Казанда музейлар үсеше киләчәген уңай бәяләгәнен җиткерде.

Очрашуда шулай ук Консультатив Совет ягыннан, советның Рәисе, Британия музее директоры (Бөекбритания) Нейл МакГРЕГОР, Мәдәният һәйкәлләре борынгылыгын һәм аларны яңартуны өйрәнүче халыкара үзәк генераль директоры Мөнир Бушенаки (Франция), Лувр директоры Анри Луаретт (Франция), Бавария дәүләт сынлы сәнгать әсәрләре җыелмасы генераль директоры Рейнхольд Баумштарк, Франция Милли музейлары Советының мактаулы Генераль администраторы Ирен Бизо, Италиянең Уффици Галереясе Экс-директоры Аннамария Петриоли Тофани, Дәүләт Эрмитажы Халыкара Консультатив советы сәркатибе һәм Дәүләт Эрмитажының Халыкара Консультатив совет сәркатибе - өлкән фәнни хезмәткәр Светлана Филлипова һәм ТР ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты каршындагы сәясәт мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе Рафаиль Хәкимов, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International