13 майда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Халыкара ат-спорт комплексы төзелеше белән танышты

2005 елның 13 мае, җомга
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Халыкара ат-спорт комплексы төзелеше белән танышты. Яңа объект төзелеше өчен РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев, ТР Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков җаваплы.

Татарстан башкаласы юбилеена төзелә торган әлеге объектка республика җитәкчелегенең ныклы игътибары августта яңа ипподромда Россия Президенты Кубогына чиста нәселле юртаклар чабышы уздырылачагы белән аңлатыла. Мондый зур һәм дәрәҗәле ярышлар Казанда беренче тапкыр узачак. Казанга ат спорты бәйрәменә Россиянең барлык төбәкләреннән иң яхшы җайдаклар җыелачак. Мондый дәрәҗәдәге чабышларны үткәрү бары тик дөнья стандартларына туры килә торган ипподромда гына мөмкин.

Комплексның заказчысы булган “Татспиртпром” ААҖ директоры Рәшит Шәйхетдинов чыгышын Минтимер Шәймиев кисәтүләр белән еш бүлдерде. Ул Шәйхетдинов белән Казан мэры Камил Исхаковның бюрократик кыенлыкларга дәгъвасын кискен бүлдереп: “эшне тоткарласалар, ипподромда чокыр казыгыз да, шуңа бюрократларны утыртып куегыз”, - диде Президент. Ипподромның электр ярдәмче станциясе төзелеше барышыннан канәгать булмыйча, Минтимер Шәймиев “Татэнерго” вәкиленә: “кем эшләми, аның ипподромны ачу тантанасына кадәр елмаерга хакы юк”, - дип билгеләп үтте.

Комплексның бер объекты атларга багышланган музей булачак. Әмма әлегәчә музей концепциясе һәм экспозиция макеты өстендә эш башланмаган. Президент кичекмәстән эшкә керешергә кушты һәм әлеге мәсьәлә өчен җаваплы төркемгә үз кандидатурасын тәкъдим итте.

Ипподром территориясен төзекләндерү турында сүз чыккач: “Моның кебек зур территорияне җәй уртасында яшелләндерү катлаулылыгы буенча бөтен бер ипподром комплексын төзүгә тиң”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Казан һәм Чаллыдан тыш, республиканың башка шәһәрләре яшелләндерүчеләрен дә җәлеп итәргә кирәк, дип ассызыклады ул. "Германия Канцлеры Герхард Шредер Казанга килгәндә без Архиерей бакчасында газоннарны уңышсыз утырткан идек, хәзер ул очрашкан саен, безнең газоннарны сорый," - дип сөйләде Президент, бу эшнең җаваплылык таләп иткәнен сиздереп.

Халыкара ат-спорт комплексының төп подрядчигы булган "ОDAK" төзелеш компаниясе директоры Гюрджан Орал төзүчеләр авыр һава шартларында ипподромның бетон каркасын тәмамладылар, дип хәбәр итте. Бер атнадан шәһәргә түбә кайтарылачак, төзүчеләр аны агымдагы ай ахырына кадәр куярга вәгъдә итә. "Хәзер объектта 250 кеше эшли. Июнь башында фасадтагы эшләргә тотынабыз. 30 июльдә объект тапшырылачак," - дип ышандырды Орал әфәнде.

Ришат Шәйхетдинов Халыкара ат-спорт комплексы җитәкчелегенең тотализатор системасы үсеше буенча планнары турында сөйләде. Казан ипподромы серверы спутник һәм оптик-җепсел элемтә ярдәмендә беренче этапта Казанда - 50 һәм республиканың 16 шәһәрендә берәр офисны берләштерәчәк. Киләчәктә Халыкара ат-спорт комплексының планында Идел буе федераль округына, аннары Россия Федерациясе шәһәрләренә чыгу. ТР Президенты Шәйхетдиновның Казанда ипподромның төп серверын урнаштыру тәкъдиме буенча Министрлар Кабинетына РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевка хат әзерләргә йөкләмә бирде.

Булачак Халыкара ат-спорт комплексы территориясендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Вице-премьер - ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов, Вице-премьер - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Вице-премьер - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International