Минтимер Шәймиев ТР Язучылар берлеге рәисе белән Татарстан әдәбиятчыларының проблемалары хакында фикер алышты

2005 елның 16 мае, дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең ТР Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин белән очрашуында 27 майга билгеләнгән чираттагы язучылар съезды алдыннан республиканың язучылар берлеген борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Сүз Татарстанның татар һәм рус әдәбиятының (бүген берлектә рус телендә иҗат итүче 40 тан артык язучы - Казан, Чаллы, Әлмәттә) бүгенге халәте һәм, гомумән, әдәбият үсеше турында барды.

Иң актуаль проблемаларның берсе - татар авторларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү. Фоат Галимуллин билгеләп үткәнчә, әлбәттә, бу юнәлештә билгеле адымнар ясала. Мисал өчен, "Наш современник" журналының 7нче саны Татарстан язучылары әсәрләреннән генә тора, мондый килешүләр "Дружба народов" һәм кайбер Санкт-Петербург журналлары белән дә төзелгән. ТР Язучылар берлеге рәисе фикеренчә, әлеге мәьәләне нәшриятлар дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк, ә моның өчен тәрҗемә эшчәнлеген җайга салу зарур. Бүгенге көндә Татарстан милли әдәбият китаплары нәшер итү өлкәсендә алдынгы урыннарның берсендә тора.

Республика башлыгы һәм язучылар оешмасы җитәкчесе китап сәүдәсе мәсьәләсендә аерым тукталды. Элек Татарстанның бөтен территориясендә - район үзәкләрендә, кайбер зур авылларда махсус кибетләр булганда, әлеге мәсьәлә белән Татреспотребсоюз, Таткниготорг кебек күп санлы оешмалар шөгыльләнә иде, хәзер бу система йомшарды. Бүген базар икътисады шартларында аны торгызырга яки яңа шартларда таләпләргә җавап бирә торган китап сәүдәсен контрольдә тотучы башка система булдырырга кирәк. Шулай ук республика китапханәләрен китаплар белән даими тәэмин итү мәсьәләсе дә аерым игътибар таләп итә. ТР Милли китапханәсе идарәсендәге китапханә системасында эшләр азмы-күпме җайга салынган, әмма Фоат Галимуллин монда да хәл итәргә кирәкле проблемалар бар, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International