Минтимер Шәймиев Олы көн бәйрәме белән котлады

2005 елның 30 апреле, шимбә
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың православ гражданнарын Пасха - Олы көн бәйрәме белән котлады.

"Бөтен дөнья христианнары өчен Иисус Христос үлгәннән телереп торган көн - мәрхәмәтлелек, гаделлек, кешелеклелек кебек иң зур рухи кыйммәтләрне аңлатучы бәйрәмнәрнең бәйрәме, тантаналарның тантанасы. Олы көн намус кушканча яшәргә этәрә, шәфкатьле, ярдәмчел булырга куша. Православиянең бу идеаллары, ислам һәм башка традицион диннәрнең рухи нормалары белән берлектә, тарихи катаклизмнарга һәм тормыш авырлыкларына карамастан, гасырлар дәвамында кешеләрнең югары рухи ориентиры һәм әхлаклылык үлчәме булды, - диелә Президент котлавында. - Бу бәйрәмнең яктысы һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм тынычлык китерәчәгенә, киләчәккә ышаныч, туган республика бәхете өчен яхшылыклар кылырга яңа көч бирәчәгенә ышанам!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International