ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты Зилә Вәлиеваны ТР Премьер-министрының урынбасары - ТР мәдәният министры итеп билгеләүне яклады

2005 елның 29 апреле, җомга
ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты әгъзалары бүгенге утырышта ТР Президентының Зилә Вәлиеваның ТР Премьер-министрының урынбасары - ТР мәдәният министры итеп билгеләү турындагы тәкъдименә бертавыштан риза булды. Комитет утырышы республика парламенты сессиясе алдыннан үтте. Көн үзәгендә бердәнбер мәсьәлә - ТР Премьер-министрының урынбасары вазифаларын башкаручы З.Р.Вәлиеваның кандидатурасын ТР Премьер-министрының урынбасары - ТР мәдәният министры вәкаләтенә билгеләү. Искә төшереп үтәбез, кичә Дәүләт Советы комитетларының уртак утырышында парламентарийлар Зилә Вәлиеваны ТР Премьер-министрының урынбасары - ТР мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр министры вәкаләтенә билгеләү буенча фикер алышмадылар, чөнки бу вакаләтне юридик яктан дөрес формалаштыруда сораулар туган.

Мәдәният комитетының бүгенге утырышында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бүген кабул ителгән карарга аңлатма биреп, ул Мәдәният министрлыгы һәм массакүләм коммуникация чараларын координацияләү эшендә структур үзгәрешләрнең төрле вариантлары каралуын билгеләп үтте. "Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары белән махсус орган - "Татмедиа" агентлыгы шөгыльләнә. Базар үзгәртеп коруларының әлеге этабында дәүләт идарәсендә үзгәрешләр кирәкми. Зилә Рәхимҗановна вице-премьер вәкаләтендә дә вазифаларны бүлү нәтиҗәсендә иҗтимагый оешма, медиа-хезмәтләр эшен координацияләячәк." Рөстәм Миңнеханов ТР мәдәният министры вазифасына республиканың гына түгел, ә бөтен дөнья татарларының мәдәният мәсьәләләре да керүен искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International