13 августта Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Актаныш районы үзәгендә ТР Элемтә министрлыгы "Татарстан почтасы" идарәсенең почта элемтәсе, "Таттелеком"ның электр элемтәсе үзәкләрен һәм "Актаныш" сәүдә йортын ачуда катнашты.
Президент М.Ш.Шәймиев яна ачылачак объектларга юнәлгәндә үзәк мәйданга җыелган халык белән очрашып сөйләште, хәлләрен сорашты. Ул бигрәк тә картлар һәм балалар яныннан узганда аларга карата үзенең зур ихтирамын күрсәтте. Балалар үзләре дә аны җырлап-биеп каршыладылар.
Һәр ике объектны ачканда да район хакимияте башлыгы, Татарстан халык депутаты Энгель Фәттахов тантаналы мизгелне кереш сүз белән башлап җибәрде.
- Авыл халкының өч проблемасы бар иде, - диде ул. - Беренчесе - газ, аны хәзер тулысынча хәл иттек. Икенчесе - юл. Узган ел 80 миллион сумлык эш башкардык, бу проблема да чишелер. Өченчесе - элемтә. Хәзер бернинди тоткарлыксыз бөтен дөньяга чыгу мөмкинлеге туды.
Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев үзенең якташлары алдында ясаган чыгышында авыл җирендә болай итеп җиһазландырылган телефон станциясенең хәзергә бердәнбер булуы турында әйтеп узды. Халыкка элемтә, мәгълүматлаштыру хезмәте күрсәтү буенча 2002-2007 елларга дәүләт программасы кабул иттек, - диде ул. - Татарстанда кеше кайда гына яшәсә дә, ул теләсә кайсы ил белән төрле чаралар аша бәйләнешкә керә алырга тиеш. Мәктәпләрне компьютерлаштырдык. Хәзер аларны сыйфатлы итеп Интернетка тоташтыру мөмкинлеге туды.
Бу мәсьәләдә Актаныш - беренче карлыгач. Мәгълүматлаштыру чараларын Россиядә беренчеләрдән булып югары технология җиһазлары белән тәэмин итә алдык.
Президент М.Ш.Шәймиев республикада авыл хуҗалыгы эшләренең барышы белән дә таныштырды. Татарстанда мул иген өлгерүе, ашлык сатып алу бәяләренең артуы, якын араларда халыкка ипи сату бәяләренең артмаячагы турында сөйләде. Аннан соң ул актанышлыларны Чаллы шәһәре хакимияте башлыгына тәкъдим ителәчәк "КамАЗ" ААҖнең генераль директоры урынбасары булып эшләүче Илдар Шәфкать улы Халиков белән дә таныштырды.
Президент М.Ш.Шәймиев Актаныш элемтәчеләренә компьютер бүләк итте. "Таттелеком"ның Актаныш районы электр элемтәсе үзәге берьюлы 2320 абонентка хезмәт күрсәтәчәк. Чынлыкта ул район үзәгендә яшәүчеләрне тулысынча телефон элемтәсе белән тәэмин итә ала.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.