Тоташтыргычны төзүгә Газпром"нан 335 млн. сум акча бүлеп бирелгән һәм нигездә Константиновка магистраль газүткәргечләрне линияле җитештерү идарәсе карамагына кергән әлеге үзенчәлекле "күпер" Татарстан икътисадының терәге ролен дә үти. Ник дигәндә, 2010 елга кадәр республика тулай продукт күрсәткечен ике мәртәбә арттырырга тиеш. Ә бу инде, Минтимер Шәймиев әйтүенчә, турыдан-туры нефть химиясе тармагының үсешенә бәйле. Димәк, табигый газ белән кирәкле дәрәҗәдә тәэмин ителү - ул энергияне күп кулланучы сәнәгать өлкәсенең дә, гомуми икътисадның да торышын уңай якка хәл итү дигән сүз.
Сергей Ушаков исә соңгы ике елда илдә газ чыгаруның артуын билгеләп үтте Мисалга, быел "Газпром" алда көтелгән 531,7 млрд. кубометр урынына 541 млрд. кубометр газ чыгаруны планлаштыра. Эшләр болай барганда, перспективада 2020 елга газ табуны 610 млрд. кубометрга кадәр арттырырга өмет бар.
Ә бүгенгә исә газлаштыруда Татарстан Россия Федерациясе буенча беренче урында тора, һәм сүз уңаенда, "Газпром" вәкилләре әйткәнчә, республикада газлаштыру бик югары дәрәҗәдә булса да, әлеге эш алга таба да дәвам итәчәк.
Алдагы көндә идарә утырышында югары басымлы газүткәргеч төзү, газ бүлү станцияләрен монтажлау турында да сүз булган. Шуңа өстәп, Россия Федерациясе субъектларын газлаштыруда катнашу зарурлыгы да туа.
Республиканың ягулык-энергетика комплексындагы төп терәк - "Таттрансгаз" җәмгыяте бүгенге көндә 5144 км магистраль һәм 33174 км бүлүче газүткәргечләрне эксплуатацияли.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.