Тиздән Татарстан хокук сакчылары яңа административ биналы һәм яңа микрорайонлы булачак

2006 елның 22 августы, сишәмбе

22 августта ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Татарстан Эчке эшләр министрлыгының административ бинасы төзелеше барышы белән танышты.
Мәгълүм булганча, узган елның июль аенда ТР Эчке эшләр министрлыгының башкалабызның Дзержинский урамындагы административ бинасы, янгын чыгу сәбәпле, яраксыз хәлгә килде һәм аны сүтеп яңадан торгызырга карар кылынган иде. Бу урындагы таш корылмалар 18 - 19 гасырларга карый һәм ул сәүдәгәр Лопатин йорты буларак билгеле. Шуны күздә тотып, ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге бинаның йөзен саклау турында карарга килде. "Әлеге архитектура һәйкәлен торгызыр алдыннан архив материалларын өйрәндек. Шуларга нигезләнеп шул чордагы архитектураны, колоритны сакларга тырыштык,"— ди "Татинвестгражданпроект" ДУП генераль директорының реставрация эшләре буенча урынбасары Светлана Мәмлиева. Аның сүзләренчә, проектны эшләгәндә корылманың "модерн" чорына караган үзәк өлеше нигез итеп алынган. Ул элекке архитектура стилен саклаган хәлдә иң яңа технологияләргә нигезләнеп төзелүче бу бина озак еллар хезмәт итәр дигән ышаныч белдерде. Светлана Мәмлиеваның сүзләрен баш инженер Дамир Закиров та куәтләде.
Биредә төзелеш эшләре агымдагы елның февралендә башланган иде. План буенча аңа 1 ел 8 ай вакыт каралган. Дамир Закиров сүзләренә караганда, мондый темплар белән барганда, төзелеш киләсе елның җәенә үк тәмамланырга мөмкин. Әлеге административ бинада Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппараты, кизү бүлеге урнашачак. Төзелеш эшләре 14 700 кв. метр мәйданда алып барыла.
Төзелешнең барышы белән танышырга килгән җитәкчеләр, аннан канәгать калды. ТР Президенты Минтимер Шәймиев архитектура һәйкәлләрен торгызуның әһәмиятенә тагын бер кат басым ясады.
Җитәкчеләр игътибарына шулай ук республика хокук сакчылары өчен махсус төзелүче ϻКояшлы шәһәрҢ (ϻСолнечный городҢ) микрорайоны макеты да тәкъдим ителде. Төзелеш эшләрен 2009 елда тәмамларга ниятлиләр. Шулай итеп, тагын 3 елдан башкалабызда хокук сакчылары өчен шәһәрчек калкып чыгачак. Микрорайонда милиция хезмәткәрләре гаиләләре өчен 545 фатирлы торак йортлар белән беррәттән 2 мәктәп, 8 балалар бакчасы, 3 эшлекле-сәүдә үзәге төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International