Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең Халыкара хатын—кызлар көне 8 Март уңаеннан хатын-кызларга мөрәҗәгате

2004 елның 8 марты, дүшәмбе
Кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән күркәм яз бәйрәме — Халыкара хатын—кызлар көне 8 Март белән тәбрик итәм!

Балаларыгызга, ирләрегезгә, туган—тумачаларыгызга һәм якыннарыгызга җан җылысы биреп, сөю—назларыгызны кызганмыйча, сез, мәрхәмәтле кояш кебек, тормышыбызга ямь һәм тәм өстисез, гаиләләребезгә бәрәкәт китерәсез, рухыбызны сафландырасыз. Борын—борынгыдан хатын—кызны хисчәнлек, назлылык һәм рәхим—шәфкать кебек матур сыйфатлар бизи. Яңа туган сабыйның беренче карашы нәкъ менә сезнең күзләрдә чагыла. Бала ана сөтеннән яшәү көче ала. Ул сезнең йомшак кулларыгызга тотынып үзенең тәүге адымнарын ясый. Сез орынган һәр нәрсә илаһи төсмер ала, сез тудырган һәр нәрсәдә эчке аһәң бар һәм тирән рухи мәгънә ята.

Хәзерге заман хатын—кызы кешелек дөньясының гүзәл яртысы булу белән беррәтән аның социаль яктан иң актив өлешен дә тәшкил итә. Демократиянең үсүе, хатын—кызга тормышта үз урынын табу өчен мөмкинлекләр ачып, ирләр һәм хатын—кызларның тигезлеген тәэмин итүдә уңай шартлар тудырды. Бүген хатын—кыз традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, үзенең табигатьтән бирелгән шәхси үзенчәлекләрен һәм талантын үстерү, осталыгын һәм эшлекле сыйфатларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге алды.

Әлбәттә, бу уңай күренеш, ләкин шул ук вакытта мондый мөмкинлекләр ачылу хатын—кызның үзенә дә, ул яшәгән җәмгыятькә дә зур җаваплылык йөкли. Бүген хатын—кызлар еш кына гаилә һәм карьера, балалар һәм шәхси уңыш, ир һәм матди байлык кебек гаять катлаулы сайлау алдында калалар. Бик кызганыч, ләкин кайчакта мондый сайлауның нәтиҗәләре әхлакый яктан акланмый. Моны булдырмас өчен җәмгыять һәм дәүләт уртак тырышлык куеп һәр хатын—кызга табигатьтән бирелгән вазыйфасын үтәргә — балалар тудырырга һәм гаилә учагын сакларга зарар китермәслек итеп, үзенең социаль—иҗади потенциалын һәм лаеклы яшәргә хокукын гамәлгә ашыру өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш.

Мәгълүм булганча, һәр хатын—кыз серле табышмак кебек. Хәтта бүгенге көндә популярлашып киткән каты куллы «эшлекле хатын—кыз» образы артында да ир—егетләрнең кайгыртучанлыгына, яклавына һәм игътибарына мохтаҗ нечкә күңелле асыл зат тора. Бүген — кискен социаль контрастлар заманында — без барлык хатын—кызларга: затлы сәхнәләрдә чыгыш ясаучыларга да, балалар тәрбияләү һәм ире хакында кайгыртуны үзенең төп һөнәре итеп алган аналарга да, эре компанияләр белән җитәкчелек итүче эшкуарларга да, промышленность цехларында һәм терлекчелек фермаларында эшләүче фидакарьләргә дә бер үк дәрәҗәдә ихтирам күрсәтергә, аларны аңларга һәм яратырга бурычлы. Ватаныбыз белән бергә күп михнәтләр күреп авыр юллар узган хатын—кыз ветераннарга карата аерым кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк. Алар тирән ихтирамга һәм олы рәхмәткә лаек.

Тулаем Россиядә һәм Татарстанда яшәп килүче хәзерге иҗтимагый — сәяси вәзгыять шулай ук хатын—кызларга сәясәттә һәм дәүләт белән идарә итү өлкәсендә катнашу өчен яңа шартлар тудыра. Бүген безнең хатын—кызларыбыз җирле үзидарә, төрле дәрәҗәдәге башкарма һәм законнар чыгару органнарында актив эшлиләр. Тиздән без Россия Федерациясе Президентын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаячакбыз. Бу бик җаваплы гамәл. Республика парламентына кандидатлар арасында сөекле Татарстаныбызны үстерүгә лаеклы өлеш кертергә саләтле күп кенә хатын—кызлар булуы аеруча куандыра. Без сезнең гражданлык позициягезнең илебезнең киләчәгенә тирән йогынты ясавын яхшы аңлыйбыз. Туган республикабызның һәм бөтен Россия Федерациясенең чәчәк атуы хакына, бәхетле тормыш өчен тавыш биреп, Татарстан хатын—кызлары лаеклыларны сайларлар дип ышанам.

Сез бу көннәрдә ир — егетләрдән бик күп назлы сүзләр, изге теләкләр, берсеннән — берсе матур котлаулар ишетерсез дип уйлыйм. Сөекле хатын—кызлар, тормышыгыз имин һәм мул булсын, дусларыгызның һәм якыннарыгызның назын, мәхәббәтен һәм ихтирамын тоеп яшәгез. Сезгә чын күңелдән исәнлек — саулык, тынычлык һәм бәхет телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International