"Без әзер идеяләр дә сатарга тиеш!"

2004 елның 6 феврале, җомга
Бүген "Идея" инновацияләр һәм җитештерү технопаркы" ААҖнең Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашлыгында Директорлар шурасы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, Төзелеш, Архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин, Финанс министры Радик Гайзатуллин, Сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Хафиз Салихов, Казан шәһәре администрациясе башлыгы Камил Исхаков һәм республиканың башка дәүләт идарәләре һәм эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасында инновацион эшмәкәрлекне үстерү максатыннан Президент Минтимер Шәймиев карары нигезендә 2002 елның декабрь аенда "Идея" инновацияләр һәм җитештерү технопаркы" төзү эше башлап җибәрелгән иде. Әлеге технопарк төзелеше эше Татарстан Республикасы Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы карамагы астында башкарыла. Агентлык башлыгы Игорь Привалов әйтүенчә: "Хәзереге вакытта без коры чимал белән генә сәүдә итмичә, дөнья базарына инде әзер идеяләр дә чыгарырга тиеш".

Технопаркның үзәк идарәсе булып бизнес-инкубатор хезмәт итә. Еш кына файдалы фикергә һәм техник тәкъдимгә ия затларның проектлары коры килеш тәкъдим ителеп, арзан бәягә, яисә гомумән бушка үзләштерелә. Бизнес-инкубатор һәм технопаркта исә, мондый фикерләрнең тормышка ашырылуы нигезле рәвештә тикшерелеп, аларның җәмгыятькә файда китерәчәгенә бәя чыгарылып, киләчәктә җитештерүгә тапшырылып табыш китерүенә барлык шартлар булдырыла. Проектның бизнес планы төзелә. Ягъни инде кайчандыр кемнеңдер башында кайнаган файдалы фикер, сәүдәгә әзер продуктка әверелә.

Файдалы фикерләрне туплап аларны җитештерүгә әзерләүче бизнес-инкубаторлар АКШ, Канада, Швеция, Финляндия, Бөекбритания кебек алдынгы илләрдә файдалы эшләп килә.

Хәзерге вакытта "Идея" технопаркының экспертлар шурасы тарафыннан тәкъдим ителгән 62 проекттан 15 проект сайлап алынган. Гыйнвар аеннан бу проектларны тормышка ашыруга әзерләүдә беренче адымнар да ясала башлаган. Мәсәлән, тәкъдим ителгән проектлар арасында Казан шәһәре югары уку йортларында туганнары да бар. Әйтик, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясе белгечләре тарафыннан яңа төр төзелеш материаллары, Казан дәүләт техник университеты һәм Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе үз тармаклары өчен файдалы җиһазлар тәкъдим итә.

Шулай ук, проектлар арасында шәхси эшмәкәрләр тәкъдим иткәннәре дә бар. Мәсәлән, фатир җылыткыч һәм сәнәгать тармагында файдаланылучы торбаларны күгәрү калдыкларыннан һәм душкыннан чистартучы җиһаз тәкъдим итүче "Зевс" ширкәте үз проектын Самарада тормышка ашыра алмагач, Казанга мөрәҗәгать итеп караган. "Безгә проектыбызны тормышка ашыру өчен инвестицион һәм мәгълүмати ярдәм кирәк. Без аны шушы "Идея" технопаркында табарга өмет итәбез," - ди проектның хуҗасы.

"Идея" технопаркын Минтимер Шәймиев: "Республика үсеше тарихында бу яңа сәхифә", - дип бәяләде. Соңрак ул бизнес-инкубатор эшчәнлегенә мөрәҗәгать итеп: "Инкубаторларда чебешләр чыгарыла һәм тәрбияләнә. Аларның киләчәк максаты - мөмкин кадәр зур үсешкә җиткерү. Бу технопаркка тәкъдим ителгән фикерләр дә шундый шартларда тәрбияләнеп чыгарылырга тиеш. Республика аның эшчәнлегенә зур өметләр баглый һәм аның тагын бер бюрократик "җимлек"кә әверелмәвенә ышана. Шулай ук, без мөмкин кадәр якын киләчәктә файдалы нәтиҗә китерүенә исәп тотабыз", - дип аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International