Россия белән Татарстан арасындагы шартнамәгә 10 ел

2004 елның 16 феврале, дүшәмбе
15 февраль көнне "Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне һәм ике якка да караган эшләрне бүлешү турында"гы Шартнамәгә кул куелуга 10 ел тула.

Әлбәттә, татар һәм рус дәүләтләре арасында төзелгән бу шартнамә Казан алынганнан соң беренче тапкыр шактый зур һәм файдалы булган беренче килешү иде. Кайбер милли сәясәтчеләр арасында бу шартнамәне "кире чигенү" дип тә әйтүчеләр булды. Тик шул ук вакытта шартнамә өметләрне, тарих үзе китереп чыгарган мөмкинлекне кулдан ычкындырмау итеп тә кабул ителде.

"РФ һәм ТР Конституцияләре белән җитәкчелек итеп; халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукыннан, тигез хокуклылык принципларыннан, иреклелек һәм үз ихтыярын белдерү ирегеннән чыгып; территориаль бөтенлелекне һәм икътисади киңлекнең бердәмлегенә гарантия биреп; тарихи һәм милли традицияләр, мәдәниятләр, телләрнең саклануына һәм үсешенә ярдәм итеп; Ватандагы тынычлык, милләтара килешкәнлек, халыкларның куркынычсызлыгын тәэмин итеп; милләтенә, диненә, яшәү урынына һәм башка аермалыкларына бәйсез рәвештә кеше белән гражданның төп хокукларын һәм иреге өстенлеген тормышка ашырып" төзелгән иде әлеге Шартнамә.

"Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне һәм ике якка да караган эшләрне бүлешү турында"гы Шартнамәне төзү вакытын Татарстан һәм татар халкы әле дә бик яхшы хәтерли. Шартнамәгә 1994 елның 15 февралендә кул куелды һәм шул ук елның 25 февралендә ул үз көченә керде.

Шартнамә төзү тарихын искә төшереп документның әһәмиятен билгелик: ул Россия һәм Татарстан арасындагы дәүләти-хокукый мөнәсәбәтләргә ачыклык кертүдән гыйбарәт. Шул чорда Шартнамә ике ил арасында килеп туган киеренкелекне чишәргә ярдәм итте. Россия җитәкчелегенә дә Шартнамә илдә демократик дәүләт төзү кирәклеген исбатлады һәм бу юлда беренче адым булды. Шартнамәне төзүгә, әлбәттә, 1990 елның 30 августында республикабызда "Дәүләт суверенитеты турында"гы Декларация, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүе дә этәргеч бирде.

"Дәүләт суверенитеты турында"гы Декларация нигезендә Татарстан бәйсезлек алды. Тик аны бер дәүләт тә танырга теләмәде. Гәрчә моны раслап халык хәтта референдум уздырса да. Шулай да күпчелек Татарстанның бәйсезлеген таныды. Тик бер шарт белән: Россия Федерациясе белән тигез хокуклы шартнамә төзү кирәк иде. АКШта яшәүче укучыбыз химик галим Вил Мирзаянов хәбәр иткәнчә, ул елларда БМОга Татарстаннан һәм хәтта бер милли оешмадан да Татарстан бәйсезлеген тануны сорап бер кәгазь дә кермәгән. Димәк, халыкара оешмаларга парламент һәм корылтай, конгрессларның "юнәлткән" кәгазьләре, центнер-центнер резолюцияләре җилгә очканмы? Әмма алар адресатларына барып җитмәгән инде. Киләчәктә бу дәвернең мәкерле эшләре күпләрне шаккаттырыр әле.

Ул вакытта Татарстан Югары Советында рәис вазифасын башкарган Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, вәзгыятьтән чыгу юлын эзләп, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РОссия Президенты Борис Ельцин чын-чынлап кыю адым ясады.

Шулай ук әлеге шартнамә куелган вакытта Мәскәүдә барган астыртын эшләр һәм кайбер Татарстан сәясәтчеләренең мәкере дә соңыннан билгеле булды.

Аерым алганда, бу шартнамә ул вакытта Татарстандагы беренче номерлы рус телле сәясәтче булып саналган ТР вице-президенты Василий Лихачевның Казандагы карьерасына нокта куйды. Аның каравы Мәскәү тарафыннан ул Көнбатыш Европага вәкил булып җибәрелде.

Аерым алганда бүген иң еш сөйләнелә торган ул вакытның имешләреннән берсе: Лихачев комиссия тарафыннан әзерләнгән шартнамә урынына, кул куяр вакыт җиткәч, икенче килешүне бирүе. Шуның нәтиҗәсендә, Татарстан үз мәнфәгатьләрен яклауда шактый югалтулар кичергән дип санала. Искә алыйк, 1993 ел - әле авторитарлык һәм унитарлык җилләре исмәгән, демократия һәм "Күпме кирәк, шул кадәр бәйсезлек алыгыз", дип торган Борис Ельцин вакыты иде.

Шартнамәгә шик һәм нәфрәт белдерүчеләрдән иң билгелесе язучы, драматург һәм культ-җырчы Зөлфәт Хәким булды. Ул ТР җитәкчеләрен ачыктан-ачык сатылуда гаепләде. Килешүләрне төзүдә һәм "алдануда" катнашкан Фәндәс Сафиуллин да бу мәсьәләдә карусыз калды. ТР Президентының сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе Рафаил Хәкимов та халык хәтерендә күбрәк вәкаләт сораучы булып кереп калды. Әмма "эш узган, чабата тузган", нинди бар, шундый белән яшәргә кирәк иде. Мәскәү белән Казан каршылыгы ниндидер бер фикергә килде - шартнамә билгесезлеккә ачыклык кертте.

Шунысын да өстәргә кирәк, күзәтүчеләр соңрак мондый шартнамәне Чечня өчен дә төзәргә кирәк дип белдерде. Тик алардагы каршылык тагын да тирәнгә керде һәм аның ахыры да билгеле түгел. Тик бүгенге вәзгыть федерация фикерләре, демократия, кеше хокуклары өчен 1993 ел белән чагыштырганда күпкә авыррак. Империячел көчләр әле дә шартнамәне юк итүне, аның болай да аз булган нәтиҗәләреннән ваз кичүне сорый.

ТР Президентының сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе Рафаил Хәкимов Шартнамә әһәмиятен бүген "унитар дәүләттән федератив дәүләткә күчү" дип билгели. Чыннан да, документ яңа югарылыкка - демократик дәүләткә күчү мөһимлеген күрсәтте.

Бүгенге көндә зурракка өметләнгән татарстанлылар шартнамә инде бернәрсәгә дә ярамый, ул тарихта калды, аның болай да аз вәкаләт биргән нигезнамәләре дә эшләми, дип борчыла. Чыннан да сәяси вәзгыять үзгәрде, ТР Конституциясенә, Федераль законнарга үзгәрешләр керде. Шартнамәне яңарту кирәклегенә басым еш ясала. Шуңа күрә бүген Шартнамә өстендә эш туктамый. Шуның белән бергә, аерым нигезнамәләре буенча РФ Президенты һәм Хөкүмәте белән сөйләшүләр алып барыла. Иң мөһиме, хәзерге вакытта дәүләтләр арасында килешеп яшәү мөнәсәбәтләрен саклау мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International