Минтимер Шәймиев Төркия консулы белән очрашты

2004 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулын кабул итте. Билгеле булганча, кырык өч яшьлек Исмаил Хаккы Муса әлеге вазыйфага агымдагы елның 8 гыйнварында билгеләнгән иде. Ул Казанда Төркия Генераль консуллыгы ачылганнан бирле дүртенче консул. Россия Президентының 1994 елгы карары буенча Төркиянең алтмышынчы Генераль консуллыгы Казанда 1996 елдан алып эшли. Консуллык округына Татарстаннан тыш, Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Мордовия Республикалары һәм Самара өлкәсе керә.

Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлек ике республика хөкүмәтенең 1995 елда кул куйган сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында бара. Генераль консуллыкның төп бурычлары - Төркия гражданнарының административ ихтыяҗларын канәгатьләндерү, аларның хокукын яклау, сәүдә һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерү. Бүген Генераль консул белән очрашуда шулай ук Татарстан Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов та катнашты.

"Президент белән очрашу бик файдалы үтте. Россия Федерациясе белән Төркия Республикасы арасында тыгыз элемтәләр урнаштырылган. Татарстан белән дә сәүдә-икътисад, мәдәният өлкәләрендәге нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барыла, ә бүгенге сөйләшү минем Татарстанга беренче тапкыр килүем белән бәйле. Без Президент белән киләчәктә дә хезмәттәшлекне үстерү юллары турында фикер алыштык", - диде Исмаил Хаккы Муса журналистлар белән очрашуда. Генераль консул сүзләренчә, хәзерге вакытта ул Казан һәм Татарстан белән таныша. Якын арада консуллык округына кергән калган республикаларга визит ясарга һәм аларның җитәкчеләре белән очрашырга ниятли.

"Үтеп киткән елда республиканың Төркия белән сәүдә әйләнеше, алдагы ел белән чагыштырганда, дүрт тапкырга артты, - диде Тимер Акулов үз чиратында. - Алга таба ике республика арасындагы мөнәсәбәтләр тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелер, 2004 елның шулай ук нәтиҗәле булачагына ышанам. Ә 2005 елда республиканың сәүдә хезмәттәшләре арасында егерме сигезенче урында торган Төркия 2-3 урынга күтәрелер дип уйлыйм", - диде Т.Акулов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International