Татарстан – Германия: хезмәттәшлек яхшыра

2004 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
"Европада яшәүче күпләр Россиягә карата, көнчыгышка табарак хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре кору катлаулана бара, дип уйлыйлар. Казан Мәскәүдән 1000 чакрымга көнчыгыштарак урнашкан, әмма ул, әйтик, федерализм мәсьәләләрендә үзенең фикер сөреше буенча Мәскәүдән күпкә көнбатыштарак" - ГФР Бундестагының Халыкара эшләр комитеты рәисе Фолькер Рюэ 22 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашудан соң әнә шундый нәтиҗәгә килде. Шундук шуны искәртик: очрашу вакытында зур кызыксыну белән тикшерелгән күп кенә мәсьәләләрдә якларның позициясе бер-берсенә бик якын булып чыкты.

Фолькер Рюэ Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда да яхшы мәгълүм. Ул Бундестагта эшләве белән генә түгел, ГФРның оборона министрлыгына җитәкчелек итүе белән дә мәгълүм. Нәкъ менә шул чагында - 1992-1998 елларда - бу исем матбугатта бик еш телгә алынган чорда - Минтимер Шәймиев Фолькер Рюэны белеп алган да. Элегрәк мин цивилизацияле күп кенә илләрдә хәрби булмаган кешеләрнең ни өчен оборона министрлары булып китүләрен аңлап җиткерми идем, бу безнең өчен гадәти түгел иде, диде Татарстан җитәкчесе. Хәзер бу тәҗрибәне Россия дә куллана башлады, һәм бу бик зур әһәмияткә ия. Мондый Вазыйфаны биләүче кешеләр сәясәтне көч күзлегеннән чыгып кына алып барырга тиеш түгелләр. Оборона министры киң колачлы фикер йөрткәндә генә, кораллы көчләр турында гына түгел, халык турында да уйлаганда гына дәүләттә тулаем алганда сәясәт төплерәккә әйләнә, диде ул.

Әйе, бу чыннан да шулай, дип килеште Татарстан җитәкчесе белән Фолькер Рюэ, оборона министрына фәкать хәрби машиналар, танклар һәм самолетлар белән генә кызыксынырга ярамый. Ул халык белән хәрбиләр арасында күпер салырга тиешле кеше. Нәкъ менә шул сәбәпле бездә хәрби кеше оборона министры була алмый. Рюэ әфәнде үзе тануынча, әле оборона министры булганда ук ул танклар белән генә түгел, нигездә идеяләр белән кызыксынган. Мин, идеяләр коралга караганда мөһимрәк, дип исәплим. Биредә без Мәскәүдән мең чакрым көнчыгыштарак, ә кайбер мөнәсәбәтләрдә Мәскәүгә караганда да көнбатыштарак, дип әйтергә була. Татарстандагы вәзгыять, бер яктан, Европа белән Россия арасындагы, икенче яктан, Россия белән ислам дөньясы арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә мөһим роль уйный, чөнки биредә төрле этнослар һәм диннәр янәшә яшәп килә, диде ул.

Очрашуда шулай ук ике яклы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерүнең шартлары да тикшерелде. Әмма, Рюэ әфәнде әйтүенчә, билгеле бер икътисадын проектлар турында сүз булмаган, чөнки бу мәсьәләләрне сәясәтчеләр түгел, ә икътисадый мөнәсәбәтләрнең актив үсүен тәэмин итүче төрле предприятиеләр һәм фирмалар хәл итә. Шул ук вакытта ул, хәзерге уңай шартлар Германия фирмаларының киләчәктә республика икътисадына капитал салуына ярдәм итәчәк, дип искәртте. Шундый уңай шартларның берсе итеп Татарстанда халыкның белем дәрәҗәсенең югары булуы телгә алынды. Кешеләр Интернет аша бөтен дөнья белән элемтәдә торалар, республикада төрле этнослар янәшә тыныч-тату яшиләр. Бу бирегә чит ил фирмаларын җәлеп итүче бик уңай шартлар, чөнки иң мөһиме - җир түгел, ә анда яшәүчеләр бит.

Бүген ГФР Татарстанның төп "сәүдә партнерларыннан берсе. Германия 1995-2000 елларда республикабызның партнер илләре арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләмнәре буенча беренче урынны алып килде. 2002 ел йомгаклары буенча ул бу исемлектә өченче урында, тышкы сәүдә әйләнеше 276,7 миллион доллар тәшкил итте, ә 2003 елның тугыз аенда исә ГФР белән тышкы сәүдә әйләнеше 113,7 миллион доллардан артыграк булды. Экспорт нигезе - нефть һәм нефть продуктлары, синтетик каучук, автомобиль частьләре һәм җиһазлар, кара металл, полиэтилен, мебель һәм урын-җир кирәк-яраклары, үзагач. Германия исә республикага электр һәм механик җиһазлар, үлчәү кораллары һәм оптик кораллар, химия продуктлары, пластмасса һәм алардан эшләнмәләр җибәреп килә.

Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, ТР Президентының сәяси мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Рафаил Хәкимов, сәүдә һәм тышкы икътисадын хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ГФРның РФдәге илчелегенең беренче секретаре Яспер Вик һәм башкалар катнашты.

***

21 гыйнварда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ике көнлек визит белән Казанга килгән ГФР Бундестагының халыкара эшләр комитеты рәисе Фолькер Рюэ белән очрашты.

Мәгълүм булганча, 2004 ел "Россия Федерациясендә немец мәдәнияте елы" дип игълан ителде. Аның кысаларында "Татарстанда Германия көннәре" үткәреләчәк. Гете институты исә февраль аенда ТР Милли китапханәсе белән бергә "100 китап - 100 яшь немец авторына" дигән күргәзмә, ә октябрь-ноябрь айларында немец киносы кинофестивале һәм "Яңа Берлин" дигән китап күргәзмә-ярминкәсе оештырачак. Әмма төп чараларны сентябрь аенда Казанда үткәрү ниятләнелә. Болар - "Германия икътисады көне", кече һәм урта бизнесны үстерү темасына конференция, "Кэш һәм Кэрри метросы" сәүдә үзәген, Немецлар тарихы һәм мәдәнияте залын ачу. ГФР хөкүмәте ярдәме белән оештырылачак "Идел - 2004: мәдәниятләр багланышы" проекты кысаларында Санкт-Петербург-Әстерхан маршруты буенча сәфәр чыгарга тиешле теплоходның Казанда да тукталыш ясавы күздә тотыла. Кунакларны бик бай мәдәни программа, икътисад һәм сәясәт темаларына, шул исәптән федерализм һәм полиэтник дәүләтне үстерү мәсьәләләре буенча да очрашулар һәм дискуссияләр көтә.

Бу чаралар безнең илләр һәм халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә этәргеч бирергә тиеш, дип искәртте Фолькер Рюэ.

Рюэ әфәнденең Казанга тәүге килүе, әмма, үзенең тануынча, Татарстанның уңышлары турында яхшы хәбәрдә. Ул биредә төрле конфессияләр һәм халыкларның үзара түземле, тыныч-тату яшәү сәясәтен югары бәяләде. "Бу - бик зур ихтирамга һәм җитди өйрәнүгә лаек", -дип ассызыклады ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Фольгер Рюэ соравы буенча республиканың сайлау системасы, ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча башланып киткән кампания, беренче тапкыр катнаш системалар нигезендә сайланылачак Татарстанның яңа парламенты вәкаләтләре һәм Вазыйфалары турында җентекләп сөйләде. Кунак шулай ук декабрь аенда үткән РФ Дәүләт Думасына сайлаулар йомгаклары белән дә, уң партияләрнең уңышсызлыкка дучар булу сәбәпләре белән дә кызыксынды. Ф.Мөхәммәтшин аңлатып узганча, сайлаучыларның күпчелеге үзләренең тавышын Президент В.Путин яклаган партиягә бирде. Ә уңнарның җиңелергә дучар булу сәбәбе кешеләрнең реформаларны теләмәвендә түгел, бу партияләрнең сайлау кампаниясен үткәрү вакытындагы эчке каршылыкларына һәм җитди ялгышларына бәйле, диде ул.

Сөйләшү барышында федерализм мәсьәләләрендә консенсус системасына да кагылып үтелде. Ф.Рюэ әйтүенчә, биредә билгеле бер балансны саклау кирәк. Әйтик, ГФРда барлык җирләр тигез хокукка ия. Әмма шул ук вакытта Бавариянең, әйтик, Европа берлегендә үз вәкиллеге бар.

Безнең позициябез шундый: бердәм Россия генә көчле Россия була ала, шул ук вакытта ул көчле төбәкләрдән башка көчле була алмый. Шуңа күрә Россиянең бөтен җаваплылыкны үзләре тотарга әзер булган төбәкләре генә өстәмә вәкаләтләр алырга һәм шуның белән федераль үзәкне үзенә хас булмаган вазыйфалардан азат итәргә тиеш, дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин һәм РФ белән ТР арасындагы Шартнамә үрнәгендә Россия Федерациясендә килешүле мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе турында сөйләп үтте.

Ф.Рюэ ачыктан-ачык сөйләшү өчен Ф.Мөхәммәтшинга рәхмәт әйтте. "Бу сөйләшү миңа Татарстанда яшәүчеләрне аңларга ярдәм итте. Сезнең илнең бөтен күптөрлелеген тоемлау өчен урыннарда кешеләр фикерен белү мөһим. Ә дуслашу өчен бер-береңне яхшырак белү кирәк", -диде ул.

Очрашуда шулай ук ГФРның РФдәге илчелегенең беренче секретаре Яспер Век, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин, Дәүләт Советы Секретаре Валентина Липужина, парламентның Дәүләт төзелеше, җирле үзидарә һәм тышкы элемтәләр комиссиясе рәисе Василий Логинов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International