М.Шәймиев Россиядә җир асты байлыкларын файдаланудагы хәлгә борчыла

2003 елның 2 декабре, сишәмбе
Казан. 2 декабрь. Интерфакс. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Интерфакс"ка биргән интервьюда белдергәнчә, хосусый компанияләрнең нефтьне контрольсез чыгару процессы якын киләчәктә җитди проблемалар тудырачак.

Аның сүзләренә караганда, күп эре хосусый компанияләр, табышны тиз алу өчен, перспективалы скважиналарны вакытыннан алда сафтан чыгаралар, шулай итеп Россияне анда нефтьне озак еллар дәвамында чыгару мөмкинлегеннән мәхрүм итәләр. "Бу бик борчулы хәл", - диде М.Шәймиев.

Ул нефть һәм газ чыгару чыганакларын рациональ эшкәртү принципларын, нинди генә чыгымнар таләп итмәсен, нефть чыгаруның барлык проект-технология нормаларын һичшиксез үтәүне гаять әһәмиятле бурыч дип атады. Югыйсә, аның сүзләренә караганда, нефтьне бары тик берничә елда гына мул бирүче югары продуктлы чыганаклар мәңгегә сафтан чыга, калган нефть запасларын инде аннан чыгарырга мөмкин булмый.

Күп хосусый компанияләр лицензия таләпләрен үтәми, бораулау һәм скважиналарны төзекләндерү күләмнәре буенча расланган проект чишелешләреннән зур тайпылуларга юл куя, дип ассызыклады М.Шәймиев.

" Һич арттырмыйча шуны әйтергә мөмкин, әлеге компанияләрнең, бигрәк тә Себердә, яңа чыганакларны вәхшиләрчә файдалануы аерым ятмаларның һәм бөтен бер чыганакларның файдаланудан чыгарылуына, җир асты байлыкларын һәм әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләренең бозылуына китерүе мөмкин", - диде Татарстан Президенты.

Аның фикеренчә, мәсьәләгә мондый мөнәсәбәт дәүләт органнарының җитәрлек дәрәҗәдә контроль ясамавы аркасында килеп чыкты, ә бит алар җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре белән шөгыльләнергә, шулай ук чыганакларда нефть компанияләренең лицензияләрне катгый үтәүләрен күзәтергә тиеш.

М.Шәймиев белдерүенчә, республикада соңгы унъеллыклар дәвамында нефть запасларын тулыландыру буенча планлы эш алып барыла һәм моңа зур акчалар тотыла. Республика башлыгы аңлатканча, бу чыгымнар бүген бернинди дә табыш бирми.

"Әгәр дәүләтне стратегик үстерү максатларыннан чыгып эш итсәк, бу эшләрнең гаять зур капитал салулар таләп итүенә карамастан, нефть запасларын тулыландыру проблемасы белән без бик җитди шөгыльләнергә тиешбез, - диде ул. - Моны эшләргә кирәк, өстәвенә, безнең илдә квалификацияле белгечләр җитәрлек, эшкә дәүләтчә якын килгәндә, алар муафыйк чишелешләр тәкъдим итә ала". М.Шәймиев шуңа инанулы: әгәр Россия үзен җир асты байлыкларына бай дәүләт итеп саклап калырга ниятләнә икән, җир асты байлыкларын файдалануга акчаны бүгенгедән шактый күбрәк күләмдә салу зарури.

Ул, Татарстан җир асты байлыкларыннан файдалануга ренталар кертү яки теге яки бу чыганакның күпме вакыт дәвамында файдалануына бәйле рәвештә, салым салуның төзәтмәле коэффициентларын куллану мәсьәләсен берничә кат күтәргәнлеген белдерде. Шуның белән бергә, М.Шәймиев искә төшереп узганча, республика дөньядагы иң зур чыганакларның берсе булган Ромашкино чыганагында нефтьне инде 60 елдан артык вакыт дәвамында чыгарып килә.

"Үзләренең күләме буенча төрле булган компанияләрнең чама белән бер күләмдәге салымнар түләве нормаль хәл түгел һәм бу хәл төзәтмәләр кертүне таләп итә", - дип саный М.Шәймиев.

Сәер хәл туа: Себернең яңа чыганакларында чыгарыла торган бер тонна нефтьтән РФ бюджетының төрле дәрәҗәләренә керә торган салымнар "Татнефть" берләшмәсенеке чыганаклардан чыгара торган нефтькә салына торган салымнардан да түбәнрәк, диде М.Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International