Аквапарк Казанда да бар!

2003 елның 14 ноябре, җомга
Кичә Казанның М.Гафури урамында "Калейдоскоп" исемле мәдәни-спорт комплексы эшли башлады. Ачу тантанасында "Бердәм Россия" партиясе Югары Советы рәистәше М.Шәймиев, ТР Премьер-министры Р.Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Ә.Гобәйдуллин, Казан шәһәре хакимияте башлыгы К.Исхаков, Татарстан Республикасының төрле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

"Калейдоскоп" мәдәни-спорт үзәге - Татарстанда соңгы елларда төзелгән иң эре комплекслардан берсе. Ул киләчәктә республикада гына түгел, Россиянең Европа өлешендә дә иң зур сәламәтлек үзәкләренең берсенә әвереләчәк. Проект авторларының максаты бөтен гаилә белән сәламәтлек өчен файдалы ял итү урынын төзү булган. Башкала халкы өчен аквапарк яңа эш урыннары булдыруы һәм шәһәр бюджетының керем өлешен арттыруы белән дә әһәмиятле.

Якын киләчәктә Татарстанга туристлар ташкыны да бермә-бер артыр дип көтелә, чөнки 'Калейдоскоп" кебек аквапарклар Кара диңгез буенда, Мәскәүдә һәм Самарада гына бар икән. Мәдәни-спорт үзәгенең электрга, җылылык һәм су ресурсларына ихтыяҗы зур булуы Татарстанның энергетика предприятиеләре үсешенә дә этәргеч бирәчәк “Калейдоскоп” аквапаркы эшчәнлеге социаль тармаклар белән тыгыз бәйләнештә тора, ул киләчәктә бу мәсьәләләрдә зур файда да китерә алачак. Тулы көчкә эшли башлагач, аның еллык кереме 150 миллион сумны тәшкил итәр, дип көтелә. Шуның 46,6 миллион сумы бюджет һәм бюджеттан тыш фондларга түләнәчәк.

“Бердәм Россия” партиясе Югары Советы рәистәше М. Шәймиев проектның авторларына зур рәхмәт белдерде.

- Республика Хөкүмәте моңа бер тиен дә бирмәде. Барысы да коммерция структуралары исәбенә эшләнде. Чыгымнар үз-үзен акламас дип икеләнмичә, бу эшмәкәрләр зур күләмле кредит алырга курыкмаганнар. Әлбәттә, шундый проектларга алынган кешеләргә рәхмәттән башка сүз юк. Аквапаркның республикага зур файда китерәчәге билгеле. Киләчәктә Казансу елгасында - табигый сулыкта да моңа охшаш проект төзү планлаштырыла, - диде ул.

М. Шәймиев рәхмәтен алган эшмәкәрләр оешмалары - Казанның “Интехбанк” коммерция банкы һәм “АИТЦ” төзү компаниясе. Кредитлар белән “Ак Барс”, “ТатфондБанк” банклары тәэмин итте. Проектны "Агромаштехпромпроект" ачык акционерлык җәмгыяте әзерләде.

"Калейдоскоп"та сәгатенә 1000 кеше ял итә ала. Бүгенге көннән монда 50 мең квадрат метр мәйданда һәртөрле бассейннардан һәм судагы аттракционнардан торган аквапарк һәм рестораннар эшли. Янәшәсендә 600 урынлык машина кую урыны да бар. Әмма төзү эшләре тулысынча тәмамланмаган әле. 2003 елның декабренә “Калейдоскоп”та әле берничә төрле мунча, гипермаркет төзеләчәк. 2004 елның җәенә исә биредә тагын боулинг һәм уен автоматлары да эшли башлаячак. Проект авторлары комплекска шулай ук фитнес-үзәк, хоккей мәйданчыгы, кунакханә, бильярд бүлмәләре, кинозаллар һәм спорт товарлары кибетләрен дә кертергә тели. Төзү чыгымнары үзен биш елдан соң акларга тиеш.

Кызганычка каршы, монда гаилә белән килеп ял итәр өчен акча янчыгын шактый гына бушатырга туры киләчәк. Өлкәннәр өчен керү бәясе өч сәгатькә 700 сумга җитә. Әмма аквапарк бөтен ел дәвамында эшли, шуңа күрә диңгез буена барырга яратучылар да хәзер Казанда калып көньяктагы кебек ял итә алачак. Проект авторларының хыяллары ни дәрәҗәдә тормышка ашар - анысын якын киләчәк күрсәтер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International