Татарстан Президенты Рәшид Апаковка дәүләт бүләген тапшырды

2006 елның 9 августы, чәршәмбе

9 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың атказанган машина төзүчесе, Россиянең мактаулы радисты, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәшид Апаковны 60 яшьлек юбилей көне белән тәбрик итте. Озак еллар Татарстанның "Радиоприбор" ачык акционерлык җәмгыятен җитәкләп килгән Рәшид әфәндене радиоэлектроника сәнәгатен үстерүгә, республиканың икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы алдында тәкъдир ителерлек хезмәт" ордены белән бүләкләде.

Минтимер Шәймиев "предприятиене авыр үзгәртеп кору елларында үз кулларына алып һәм бүгенге көндә югары уңышларга ирешеп эшләүче җитәкче өчен республиканың иң дәрәҗәле орденына лаек булуы аеруча шатлыклы вакыйга булырга тиештер", дип билгеләп үтте. Президент Рәшид Апаковка 40 ел бер тармакка хезмәт иткәне, республика икътисадын аякка бастыру максатына тырышып эшләве өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. М.Шәймиев кичә Россиянең икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф белән телефоннан сөйләшүен, инде агымдагы ел барышында Татарстанның сәнәгать җитештерү күләме 6,9 процентка үскәнлеген телгә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International