2 августта Буа районында эш сәфәрендә булган Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев районара перинаталь үзәк ачылышында катнашты.

ТР Президенты соңгы вакытларда ТР районнарында торган саен социаль объектлар ешрак ачыла дип билгеләп узды. Аның фикеренчә, бу милли проектларны тормышка ашыруга бәйле. "Соңгы елларда төзелгән барлык медицина объектларда без иң яңа җиһазлар урнаштырачакбыз", - диде ул. Ул шулай ук күптән түгел Татарстанга РФ Хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары Дмитрий Медведев, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабов булып китүне искәртеп узды. Алар ТР сәламәтлек саклауның мөһим объектларында булды һәм өстенлекле илкүләм проектларның тормышка ашыру барышы белән танышты. "Без республикада иң таралган авырулар буенча югары медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен шартларны да тудырабыз. Бик кыйммәт бәяле операцияләрдә республика матди ярдәм күрсәтәчәк", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Алга таба барлык медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы артачагын да хәбәр итте.
ТР Президенты яңа перинаталь үзәккә яңа туган балалар өчен инкубатор бүләк итте.
Ике катлы перинаталь үзәгенең гомум мәйданы 4320 квадрат метр тәшкил итә. Перинаталь үзәк составына акушерлык һәм гинекология бүлекләре, хатын кызлар консультациясе, гаиләне планлаштыру кабинеты һәм үзәкләштерелгән стерилизация бүлекләре керә.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Буа муниципаль районына эшлекле сәфәре кысаларында Буаның Молодежный урамында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 32 фатирлы торак йорт ачылышында катнашты.
Ул шушы йортның Оксана һәм Александр Гусаровлар фатирында да булды. Әлеге фатирның мәйданы 60,9 кв.м. Аларның 2,5 яшьлек уллары бар. Александр спирт заводында шофер булып, ә Оксана 83нче һөнәри-техник училищеда лаборант булып эшли. Алар шушы фатир өчен аена 2 мең сумга якын акча түлиячәк. Президент М.Шәймиев бу гаиләгә "Позис" суыткычы бүләк итте.
Белешмә өчен шуны әйтеп китәргә була, Буада якын арада тагын 20 фатирлы беренче блок-секция ачылышы көтелә. Шулай ук 20 фатирлы блок-секция төзү өчен дә килешү төзелгән.
Буада социаль-ипотека программасында барлыгы 300 кеше бар. Икенче елга 45 фатирлы һәм 90 фатирлы йортлар тапшыру планлаштырылган. Киләсе елга Буада шулай ук 1 административ бинаны 34 фатирлы йорт иттереп үзгәртү эше башланачак.