4 август көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил Рәшит Вәгыйзов белән очрашты.

Республика башлыгының рәсми резиденциясендә узган традицион очрашуда балаларның хокукларын яклау һәм Бөтендөнья татар конгрессының халыкара оешмалар рәтенә керүе турында фикер алышынды.
"Без республикада бала хокукларын яклау буенча эшне активлаштырырга кирәк дигән карарга килдек. Бу проблема бик җитди, өстәвенә бездә генә түгел, ә Россия Федерациясе буенча тулаем алганда, чөнки безнең илнең иминлегенә куркыныч яный", - диде Рәшит Вәгыйзов журналистларга очрашу ахырында. Р.Вәгыйзов сүзләренчә, ятимлек, күзәтүсезлек, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек, әлеге проблемалар буенча федераль законнар һәм шулай ук ювеналь юстиция системасы булмау чыннан да илнең иминлеге өчен җитди проблемалар тудырырга мөмкин. "Балаларсыз безнең киләчәгебез юк - проблемаларны чишәргә кирәк", - дип ассызыклады ул .
Вәкил сүзләренә караганда, тиздән Татарстан парламентына ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил аппаратын балаларны яклау функцияләре белән тәэмин итү турында закон проекты кертелергә тиеш. Рәшит Вәгыйзов аеруча балалар хокуклары проблемалары РФ Президентын һәм Россия парламентын да борчый, дип билгеләп узды. "Күптән түгел мин парламентта барлык әйдәп баручы партияләр, кеше хокуклары буенча вәкилләр, хокук саклаучылар катнашкан очрашуда катнаштым. Без әлеге тема турында җитди фикер алыштык һәм бала хокуклары буенча вәкилләр турында федераль законны кабул итүне тизләтүне сорадык. Россиянең 17 төбәгендә андый вазифалар бар инде, күп төбәкләр әлеге функцияләрне үз өсләренә алган", - дип хәбәр итте ул. "Без республикада әлеге проблема белән җитди шөгыльләнергә булдык. Әңгәмә барышында Татарстан Президенты тулысынча әлеге фикерне хуплады һәм мөһим тәкъдимнәр җиткерде, без аларны закон проектын эшләгәндә исәпкә алачакбыз", - дип ассызыклады Р.Вәгыйзов.
Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиев белән очрашу барышында тагын бер мөһим - Бөтендөнья татар конгрессының халыкара оешмалары - БМО, Ауропа Советы, Юнеско - рәтенә керү мәсьәләсе турында фикер алышынды. Сүз БТКның әлеге оешмаларының ассоцияләшкән әгъзасы буларак статусы турында бара, дип аңлатты ул. "Бөтендөнья татар конгрессы кабул ителер дип уйлыйм мин, чөнки татарлар - Россия Федерациясендә халык саны буенча икенче урында, ә Татарстанны дөньяда яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр", - дип фикерен җиткерде вәкил. Ассоцияләшкән әгъзалар вәкаләтләренә килгәндә, алар үз тавышларын булдырырга, тәкъдимнәр җиткерергә, пленар утырышларда, комитетларда катнашырга, көн тәртибен формалаштырырга хокуклы. "Халыкара хөкүмәтнеке булмаган оешмаларны халыкара хокук субъектлары дип атап булмый, тик алар халыкара хокук мөнәсәбәтләре субъектлары булып тора. Бу шулай ук дөнья сәясәтенә дә йогынты ясый. БМО - ул берләшкән милләтләр оешмасы, ә дәүләтләрнеке түгел. Бүген, глобальләштерү процессы барганда Бөтендөнья татар конгрессының халыкара оешмаларга керүе бик тә мөһим", - дип ассызыклады ул.
Р.Вәгыйзов билгеләп узганча, республика башлыгы белән очрашуда шулай ук ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил аппаратында Ауропа Советының мәгълүмат үзәген оештыру турында да фикер алышынды. Искәртеп узабыз, бу Аурупа Советының Кеше хокуклары комиссары Томас Хаммерберг һәм Рәшит Вәгыйзовның агымдагы елның июнь аенда "Омбудсмен һәм кеше хокуклары" программасы кысаларында Санкт-Петербургта узган очрашуда фикер алышу темасы булган.