Михаил Зурабов Республика балалар клиник хастаханәсенең яңа кардиохирургия бүлеген карады

2006 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Казанга килгән Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабов Республика балалар клиник хастаханәсендә булды.


Медицина учреждениесен кыскача тәкъдир иткәннән соң, Михаил Зурабов Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов һәм Казан мэры Илсур Метшин хастаханәнең яңа кардиохирургия бүлекчәсен карады.
Хәзерге вакытта хастаханәнең икенче катында шактый кысан шартларда урнашкан кардиохирургия һәм кардиореанимация бүлекчәсе ел ахырына кадәр 6нчы катка яңа биналарга күчәчәк. Кардиохирургия бүлеге башлыгы Леонид Миролюбов сөйләгәнчә, анда 29 гади ятак һәм 6 кардиореанимация ятагы куелачак. Яңа биналарда дөньяның иң югары стандартларына туры килүче җиһазлар урнаштырылачак.


Хәзерге вакытта Татарстан Россия буенча ясалма кан әйләнеше аппаратын кулланып, балалар йөрәгенә ясалган операцияләр саны буенча беренче урынга чыккан. Россия буенча мондый операцияләр елына 1 миллион кешегә уртача 47 булса, быел Татарстанда әлеге күрсәткеч 78-79 дәрәҗәсендә көтелә. Шул ук вакытта, ел саен республикада 320-350 бала йөрәк авырулары белән туа. Хәзерге операция урыннары күләме һәм саны тиздән республикага каты авыру сабыйларга медицина ярдәме күрсәтү проблемасын хәл итәргә, хәтта күрше төбәкләргә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.


Тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге булган сабыйларга операцияләр федераль бюджеттан финансланачак (бер операциянең бәясе - 150 мең сум).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International