Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Бельгиянең Варислы Принцы Филипп белән очрашты.
"Шәхсән үз исемемнән, ТР Дәүләт Советы һәм ТР Хөкүмәте исеменнән Сезнең югары делегациягезне сәламлим. Республикабызга булган игътибарыгыз, халкыбызга булган кызыксынуыгыз өчен рәхмәт, моны без ихтирам билгесе буларак кабул итәбез", - диде Президент. Иң элек Минтимер Шәймиев принц белән икәүдән-икәү очрашты. Президент бу очрашуны җөпләп: "Кыска вакыт эчендә мин сезнең искиткеч илегез белән хезмәттәшлекне ныгыту буенча үземнең фикеремә тәңгәл булырлык уңай нәтиҗәләр ясауга ирештем", - диде. Ул территориясе һәм халык саны буенча артык зур булмаган Бельгия дәүләтенең тотрыклы сәясәтенең һәм икътисад үсешенең алдынгы урында булуына игътибар юнәлтте. "Без прогресс юлында, социаль-икътисади үсеш адымында сезнең күрсәткечләргә якынаю өчен һәм җәмгыятьттә толерантлыкка ирешүдә сездән үрнәк алу файдалы. Минем фикеремнән чыгып, бу демократия үсеше шартларында барган уңай үзгәрешләр зур кыйммәткә ия", - дип белдерде Президент.
Журналистлар каршында очрашуның йомгаклары буенча чыгыш тотканда, Минтимер Шәймиев массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләренә Бельгия Корольлеге Галиҗанәпләренең Татарстанда кунакта булуын хәбәр итте. "Икәүдән-икәү һәм киң составта узган очрашуларның төп нәтиҗәсе - үзара фикер алышулардан соң, россия-бельгия мөнәсәбәтләренең күпкырлы хезмәттәшлеген киңәйтүдә зур адымнар ясау һәм моның өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдалану", - дип, хезмәттәшлеккә өметләрен баглады илбашлыгы. "Бу бик зур үсеш алган ил", - дип, Бельгия Корольлеге галиҗәнапләренә, Россия Федерациясенә визиты кысаларында Татарстанга да килергә вакыт тапканы өчен тагын бер рәхмәт әйтеп узды. "Аның кичерешләре уңышлы хезмәтәшлеккә юл салыр дип уйлыйм, - диде ул.
Принц Филипп исә, үз чиратында, Минтиер Шәймиевка, җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. "Мине М. Шәймиев белән аралашу таң калдырды. Әгәр дә миңа, республикага булган сәфәр турында бер сүз белән генә хис-кичерешләр белән уртаклашырга тәкъдим итсәләр, мин Татарстандагы "җылылык" дип җавап бирер идем, ул очрашуның барлык баскыларында да хөкем сөрде", - диде принц. Принц әйтүенчә, икътисади өлкәдә һәм предприятиеләр арасында хезмәттәшлекнең беренче мөһим этабы инде узды. Нәкъ менә шушы юнәлештә бергә эшләү турында әңгәмә кордык, диде ул. Принц сүзләренә караганда, киләчәктә Татарстанга Бельгия миссиясе дә киләчәк икән.
Республика җитәкчесе: "Мине "Идея" технопаркындагы очрашу барышында, инновацион үсештә Бельгия делегациясенең Татарстан мөмкинлекләре шаһиты булуы сөендерде", - дип, республиканың алга таба Бельгия белән хезмәттәшлеге кысаларында шушы юнәлештә дә эшне алга җибәрү мөһимлеген шәрехләде. Аның фикеренчә, бу юнәлеш аша үзара хезмәттәшлекне ныгытуга кызыксыну уяначак. Минтимер Шәймиев журналистлар белән тагын шунысын да уртаклашты: "Принцның, бүген без уңдырышлы туфракка орлык чәчтек, дигән гыйбарәсе күңелемә хуш килде", - диде ул.
Филипп Леопольд Луи Мари, тарихи династиянең җиденче буын вәкиле. 1992 елда аңа күптөрле вазифаларны башкарырга ярдәм итүче Принц эшләре буенча Идарә төзелгән. 1993-1997 елларда тотрыклы үсеш Милли Советының президенты булып эшли. 2001 елда принцка генерал-майор һәм контр-адмирал исеме бирелә. Бельгия сәүдә палатасын җитәкли.
Бельгия иле турында берничә сүз әйткәндә, анда социаль яклауның югары дәрәҗәсен билгеләп узу зарур. Медицина ярдәме сыйфаты да Ауропада яшәү дәвамлылыгының югары күрсәткечләренә (уртача 78 ел) ирешүгә ярдәм иткән. Көнбатыш дөньясында сәнәгать җитештерүе буенча Бельгия 12 нче урында тора. Экспорт күләме буенча 11 нче һәм импорт күләме буенча 10 урында тора. Шуны ассызыклап үтәргә кирәк: Бельгия белән икеяклы заманча мөнәсәбәтләргә хас төп сыйфат - кискен чишелмәгән проблемаларның булмавы.
Очрашуда Бельгия Корольлеге ягыннан Корольлекнең РФ ге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Винсент Мертенс де Вильмарс, принцның киңәшчесе Гислейн Д’ООП, Фламанд төбәгенең Тышкы Сәүдә министрлыгы директоры Кун Аллэрт, Брюссель төбәгенең Тышкы Сәүдә министрлыгы директоры Вилли де Кук, РФ ге Бельгия Илчелегенең Брюссель һәм Валлон төбәкләренең икътисад һәм сәүдә мәсьәләләре буенча киңәшчесе Иван Корсак, РФ ге Бельгия Илчелегенең Фламанд төбәгенең икътисад һәм сәүдә мәсьәләләре буенча киңәшчесе Андре де Рейк, Бельгия предприятиеләре федерациясе президенты Жан Клод Дауст һәм ММЧ белән элемтә буенча принц киңәшчесе Мишель Малерб, РФ хакимиятенең федераль органнары ягыннан Россия Федерациясенең бельгия Корольлегендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вадим Луков, РФ Федераль Җыелышының Совет Федерациясенең халыкара эшләр буенча Комитет Рәисе урынбасары Василий Лихачев, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Бенилюкс илләре белән элемтәләр буенча Дәүләт Думасының парламентара төркем әгъзасы Марат Мәһдиев һәм ТР ягыннан ТР премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Премьер-министр урынбасары - Мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов катнашты.