27 июльдә Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабовның Татарстанга визиты барышында, Казан Кремлендә киңәшмә дә булды.

Республиканың сәламәтлек сагында торучылар катнашында узган әлеге җыенны ачып, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, илкүләм проектлар старт алып, киткәннән хәзерге чорга кадәрге вакытның кулдан килгәнчә нәтиҗәле итеп файдаланылуын ассызыклады. "Дөрестән дә, икътисадның башка тармакларындагы кебек медицинада да вакытны югалтырга ярамый. Аның ахыры аяныч булырга мөмкин. Шуңа күрә, бу өлкәдә билгеләнгән концепцияне вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәргә кирәк", - ди республика башлыгы. Илкүләм проектка бәйле рәвештә ул, республикабызның күпчелек районнарында медицина хезмәткәрләре, гомум практика табиблары белән еш очрашуын һәм халык сәламәтлеге сагында торучыларның да шушы программа нәтиҗәсендә, эшкә омтылышлары артуын һәм кәефләре күтәренке булуын әйтә.
Минтимер Шәймиев, илкүләм проект кысаларында беренчеләрдән булып Татарстанда шундый заманча дәва йорты - Төбәкара клиник-диагностика үзәге ачылуны гаять кирәкле һәм вакытлы вакыйга буларак бәяли. Ул гына да түгел, республикада бу юнәлештә федераль үзәк белән берлектә эзлекле эш алып барылачак. Илкүләм проект белән бергә республиканың үз программасы да инде эшкә кереште. Сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү программасы кысаларында, шулай ук республика клиник хастаханәсе, андагы 30 лап хирургия кабинеты, республика онкология үзәге, балалар клиник хастаханәсе, республика офтальмологик дәвалау үзәге заманча шартларны эченә алырлык итеп яңартыла. Болардан тыш, "Имгәнүдән соң авыруны тернәкләндерү һәм ортопедия фәнни-тикшеренү үзәге"дә яңа бинага күчеп, заманча шартларда эшли башлаячак.
Татарстан Президенты федераль министрның бу өлкәдә максатларны анык аңлап, нәтиҗәле социаль сәясәт алып баруын билгеләп үтте һәм республикага шундый игътибары өчен Михаил Зурабовка рәхмәтен белдерде. Минтимер Шәймиев искәрткәнчә, халыкның сәламәтлеген саклау буенча Россия Президенты куйган бурычлар, нинди генә кыенлыклар булуга карамастан, республикада үтәләчәк.
"Сәламәтлек" өстенлекле илкүләм проектының үтәлеше буенча узган әлеге киңәшмәдә, шулай ук 2007 елдан башлап биш елга медицина тармагының үсеш перспективалары һәм бу өлкәдә хезмәткә түләү системасы, стационар медицина ярдәме күрсәтү буенча Татарстанның пилот проекты хакында фикер алышынды.
Журналистлар белән әңгәмәсе вакытында, Россиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Михаил Зурабов, илкүләм проектның Татарстандагы үтәлешен яхшы дип бәяләде. Аның фикеренчә, медицинаның кайбер юнәлешләрендә республика хәтта әле графикны узып алда да бара. Илнең баш табиб билгеләп үткәнчә, алга таба шушы проект кысаларында республикага яңа медицина җиһазлары - рентген, ультратавышлы тикшерү һәм электрокардиография аппаратуралары кайтып урнаштырылачак. График буенча шулай ук "Б" гепатитына һәм кызамыкка каршы вакцинация бара. "Медицина хезмәткәрләре һәм бу тармактагы беренчел звенодагыларның хезмәтенә түләү, аларга матди ярдәм буенча республика, федераль дәрәҗәдә эшләнгәнгә өстәмә рәвештә, шактый финанс чыгымлы үз программаларын да тормышка ашыра. Безне тагын да сөендергәне шул, Татарстан Президенты, узган елны республика бюджеты алган өстәмә керемне халыкның сәламәтлеген саклауга юнәлдерү турында тәкъдим белән чыкты. Бу 3 миллиард сумнан күбрәк акча һәм без бүген шундый, бергәләп алып барылган эшнең алдагы 2 елда тагын да нәтиҗәле булачагына ышандык. Кешеләр аеруча, йөрәк - кан тамырлары хирургиясе, онкологик авыруларны дәвалау, балаларга медицина ярдәме күрсәтү буенча прогрессны (алгарышны) һичшиксез тоячак", - ди Михаил Зурабов.
Минтимер Шәймиев, әңгәмәне йомгаклап, бу процессны сузарга ярамаганлыкны һәм әлеге катлаулы юлны, көчләрне бергә туплап тизрәк узарга кирәклекне искәртте. Аның фикеренчә, эше һәм чыгымнары күп булачак, законнарны гына түгел, хуҗалык эшчәнлегендәге мәсьәләләрне кабаттан карарга туры килер. Боларсыз кешенең гомер озынлыгын арттыру, заманча медицина ярдәме күрсәтү турында сөйләшү - иллюзия, ягъни буш хыял гына булып калачак. "Шуңа күрә, алга таба тагын да нәтиҗәле хәрәкәт итәргә кирәк", - диде ул.