31 июльдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Менделеевск муниципаль районында булды. Эшлекле сәфәр барышында ул Менделеевски үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеген ачуда катнашты.

Үзәк хастаханә район һәм шәһәрнең 3400 кешесенә хезмәт күрсәтә. Дәва йорты 169 урынга исәпләнгән, 10 бүлектән тора. Яңа төзелгән йогышлы авырулар бүлеге исә - 19 урынлы. Моңа кадәр хастаханә бистә өлешендә урнашкан була. Инде хәзер шәһәр үзәгендә яңа хастаханә комплексы барлыкка килгән.
Баш табиб Габибулла Әхмәдов сүзләренә караганда, яңа комплекс тулысынча заманча җиһазларны эченә алган һәм йогышлы авырулар бүлеге тулаем республика бюджеты хисабына төзелгән.
"Сәламәтлек" өстенлекле милли проект буенча 1июльдән 757 кешегә өстәмә рәвештә диспансерлаштыру оештырылган, 192 бала тудыру сертификаты бирелгән. Шулай ук, үзәк хастаханәгә быел республика һәм федераль үзәк ярдәме белән 3 ашыгыч ярдәм машинасы кайтарылган.
Татарстан дәүләте башлыгы хастаханәнең йогышлы авырулар бүлегенә барлык төр авыруларга да тиз арада дөрес диагноз кую мөмкинлеге бирә торган заманча диагностик аппаратура бүләк итте. ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов белдергәнчә, мондый җиһаз республикада әле беренче һәм ул киләчәктә республиканың барлык район хастаханәләренә куелачак.
Татарстан Президенты үзенең чыгышында, гомумән, республикада "Сәламәтлек" милли проектының тиешле дәрәҗәдә старт алуын һәм урыннарда бу мәсьәләгә җитди игътибар бирелүен ассызыклады.
Татарстан Президенты бүген сәфәре барышында Менделеевскида социаль ипотека программасының ничек үтәлеше һәм шәһәрдә җылылык челтәрен яңага алыштыру барышы белән танышты. Төштән соң Минтимер Шәймиев Карпов исемендәге химия заводында пенополистиролдан җылылык саклау плитәләре эшләү цехын ачуда катнашачак. Шулай ук, муниципаль районның хуҗалык җитәкчелеге һәм җирле идарә башлыклары белән очрашу күздә тотыла.

Татарстан Президентын Менделеевскига сәфәре барышында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Хөснуллин, Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгат Абдуллин, Министрлар Кабинеты каршындагы капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Рим Халитов, "Түбән Кама нефтехим" ААҖнең генераль директоры Владимир Бусыгин һәм "ТАИФ" компанияләр төркеме генераль директоры Альберт Шиһабетдинов озатып йөри.
Бүген республиканың Менделеевск каласында тагын бер объект сафка басты. Ул - Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында вакланган күбексыман полистиролдан җылылыкны саклау плитәләре эшләп чыгаручы цех.
Мәгълүм булганча, күпмилләтле әлеге калада заманында 2 химик комплекс - Карпов исемендәге химия заводы һәм "Татазот" гөрләп эшли иде. Ләкин торгынлык елларында әлеге предприятиеләр финанс яктан шактый авыр хәлдә калдылар. Карпов заводына гына да 3 тапкыр бөтенләй ябылу куркынычы янаган.

Яңа гасыр башында тәҗрибәле нефтехимия берләшмәләре җитәкчеләре ярдәме белән заводта идарә итү механизмы тамырдан үзгәртелә, базар шартларын, закончалыкларын үзләштергән менеджмент эшли башлый. Предприятие "ТАИФ" компанияләр төркеме канаты астына алынып, "Түбән Кама нефтехим" ААҖ -енә бирелә.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, шәһәрдәге ике завод та тулысынча эшләп китәргә тиеш. Чөнки биредәге халыкның социаль көнкүреше яхшыруы, гомумән район һәм шәһәрнең киләчәге аларга бәйле.
Яңа цех торак һәм сәнәгать, тимер юллар һәм автомагистральләр төзелеше өчен җылыкны саклау һәм һава температурасының төрле шартларына да чыдамлы плитәләр эшләп чыгара. Төп чимал - күбексыман полистирол "Түбән Кама нефтехим"нан алына.
Гомумән, соңгы елларда Россия күләмендә сәнәгатьтә энергияне сакчыл тоту мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Шуңа бәйле рәвештә, яңа технологияләр үзләшетерелде, төрле материаллар эшләнә башлады. Заводның генераль директоры Дамир Шәмсин сүзләренә караганда, яңа төр продукт - "ТИМПЛЕКС" иң кискен һава температурасында да энергияне саклауга сәләтле экологик яктан чиста төзелеш материалы. Җитештерү линиясе 3 миллион Евро күләмендәге суммага Италиянең "АККАГРУП" компаниясе җиһазлары белән тәэмин ителгән. Шул максатка, "Ак Барс" банктан зур суммада кредит алганнар. Цех елына 186 миллион сумлык продукция чыгаруга сәләтле. Бу 55 мең кубометр иң нәтиҗәле төзелеш ихтыяҗлары өчен тотылачак материал. Предприятие җитәкчелеге инде бүген үк әлеге материалга базарда сорау зур булуын һәм җитештерү күләме акрынлап артачагын белдерә. Фаразланган керем - 30 миллион сум. Линиядә 32 кеше эшли. Мондый бизнес-проект 4 - 5 елда үз-үзен аклар дип көтелә.

Минтимер Шәймиев яңа линияне ачу алдыннан ясаган чыгышында, химия заводы өчен мондый цехның бөтенләй үзгә юнәлеш булуын һәм киләчәктә аның әле икенче линиясе дә ачылачагын әйтте. Болар - шәһәр халкы өчен яңа эш урыннары, предприятиегә җитештерү күләмнәре, җирле һәм республика бюджетына килүче финанс чыганаклары.
"Менделеевск - проблемалы төбәкләрдән санала. Ләкин биредә дә соңгы елларда акрынлап булса да күтәрелеш сизелә. Алга таба шушындый химия сәнәгате объектларында җитештерү күләмен үстермәсәк, яңа технологияләр кертмәсәк, биредәге халыкның көнкүрешен яхшырту турында бурыч кую реаль дә булмас иде. Болар белән генә чикләнмичә, алга таба заводта химия тармагы өчен башка төрле компонентлар эшләп чыгару турында сүз алып барыла. Перспектива зур һәм өметле", - ди Татарстан Дәүләте башлыгы.
"Менделеевск - азот" предприятиесе язмышына тукталып, Минтимер Шәймиев, бу заводта да тиздә инвестор билгеләнәчәген әйтә. Анда елына 750 мең тонна аммиак, 700 мең тонна карбамид һәм тиешле ихтыяҗларга метанол җитештерү буенча төпле проектлар әзерләнгән инде. Һәм предприятие киләчәктә илкүләмендә иң эре химия заводларының берсенә әйләнергә мөмкин.
Л.Я. Карпов исемендәге химия заводының яңа җитештерү линиясен ачу тантанасында шулай ук, "ТАИФ" кампанияләр төркеме генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Түбән Кама нефтехим" ААҖ генераль директоры, химия заводының Директорлар Советы рәисе Владимир Бусыгин, Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгат Абдуллин һәм башка тармак җитәкчеләре катнашты.